Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чебиләрегез сәламәт булсын

Чебешләрне, тавыкларны ма­шина белән сатып йөрүче алып­сатарлардан сак булырга кирәк

 Язын халык күпләп чебиләр алганда кош гриппы темасының  күтәрелүе дә урынлы. Хәзерге  көндә үтә йогышлы әлеге  чир­­ буенча районыбыздагы­  вәз­­гыять тотрыклы санала.­ Шу­лай­­ да тынычланырга кирәкми. Рос­сия­нең көньяк  төбәкләрендә кош­ гриппы  үзен һаман да сиз­дерә һәм инфекциянең күч­мә­ кошлар белән кайтуы да мөм­кин.

Аны үз хуҗалыкларыбызга­ керт­мәс өчен, гади генә ка­гый­дәләрне сакларга кирәк. Бе­рен­че­дән, чебешләрне, тавыкларны ма­шина белән сатып йөрүче алып­сатарлардан сак булырга. Алар­да күп очракта ветеринар белешмәсе булмый яки срогы чыга. Белешмәнең бирелү датасы 3 көннән дә артык булырга тиеш түгел.  Безнең районда кош фермаларында даими рәвештә гриппка, сальмонеллёз, гельмин­тларга тикшерүләр уздырыла һәм­ аларның кайдан нинди йомырка алып кайтканнары да бил­геле. Даими дезинфекцияләр үт­кәрелә. Шуңа чебиләрне алардан килеп алырга киңәш итәбез.

 Кошны алганда беренче көн­нән үк профилактик дарулар эчер­тү мөһим. Алар күбрәк порошок формасында сатыла. Без­нен якларда кокцидия чире күп­ очрый. Узган елгы кош асраган урыннарга яңа партияне алып кайтып куйганчы һәрвакыт дезинфекция ясарга яки кайнап торган су белән яхшылап ко­ен­дырырга кирәк. Андый чаралар барлык микробларны, ви­­русларны, гельминтларны, бөр­­чә­ләрне бетерә. Сулыш органнары чирләре – инфекцияле брон­хит һәм ларинготрахеиттан­ сак­ булырга кирәк. Аларны дару бе­лән генә җиңеп булмый. Бу та­ләп йомырка салучы тавыкларга да кагыла. Шулай ук кош-кортны ашатканда махсус өс, аяк ки­ем­еннән булу  сорала. Аларны  еш һәм югары температу­ра­да юарга кирәк.  Аяк киеме бе­лән башка күршеләрнең ишек алларыннан инфекция ияреп  керергә мөмкин.

Кош асраганда аларны ябык урында: стена, киртә һәм вак чел­тәр эчендә тотарга  кирәк. Шулай иткәндә, беренчедән, ерткыч кош һәм хайваннар ти­мәячәк, икенчедән, кеше янә­шәсендә яши торган кошлар –чәүкә, карга, чыпчык чеби-бибиләрнең ризыкларын ашарга төшеп, үзләре белән инфекция ияртеп алып кермәячәк.

Шушы гади таләпләрне үтәгәндә,  сәла­мәт, яхшы сыйфатлы кош продукциясе үс­терү мөмкинлеге артачак.

Зөлфәт Ганиев,

район  ветеринария берләшмәсе

начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев