Чемпионат белән министрлар танышты, жиңүчеләр билгеле
Кичә Сабада Вордскилс стандартларының “Инносаб” – “Сәнәгать робот техникасы” компетенциясе буенча Россиянең инновацияле төбәкләре Ассоциациясе төбәкара чемпионаты төгәлләнде.
Шушы әһәмиятле чара уңаеннан районыбызга ТР Вице-премьеры-сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов килде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчеләрне аграр көллият эшчәнлеге, чемпионат барышы белән таныштырды. Аннары Альберт Кәримов Татарстан Республикасы сәнәгатенә 4.0 индустриясе технологияләрен кертү” темасына киңәшмә үткәрде. Чыгыш ясаучылар республикада робот техникасын үстерү, сәнәгать предприятиеләренең җитештерү процессына югары технологиялләрне кертү юнәлешендә эшне тагын да яхшырту зарурлыгын билгеләп үттеләр.
Чемпионат көне буе дәвам итеп, кичке сәгать 5тә генә төгәлләнде. Җиңүне Яр Чаллыдан килгән Рөстәм Ахунов белән Эмиль Горячих (укытучылары Алексей Сысолятин) яулады. Алар Мәскәүдә “Fanuc” академиясендә “Fanuc”» роботларын тирәнтен программалаштыру” курсларында түләүсез уку өчен сертификат белән бүләкләнделәр. Ярышта катнашкан командаларга сертикатларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, “ФАНУК” җәмгыятенең генераль директоры Александр Яшкин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев