Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чүп реформасы – вак-төяк түгел, бик җитди мәсьәлә

Саба районында каты көнкүреш калдыклары әйләнеше проблемалары ничек хәл ителә?

Эчендәге продукциянең үзеннән дә күләмлерәк пластик тартманы чүп чиләгенә салдым да, уйга калдым: әгәр көнкүреш калдыкларын җыйнау хезмәте оештырылмаса, без нишләр идек икән? Күз алдына китерүе кыен. Хәтерлим әле: моннан 40 ел элек кибеттә прәннекне кәгазъгә төреп саталар һәм шул кәгазь дә чүпкә чыкмый, авыл жирендә мунчага ут тергезү өчен кулланыла иде. Полиэтилен-пластик каплар, шытырдавык кәгазьләр цивилизациянең калдык продукты буларак барлыкка килде һәм алар белән елга-ерганак ярлары тулды. Халыкта язылмаган канун яши: чүпләгәнсең икән – чистарт. Шулай булды да. 2006 елдан башлап Саба районында елга ярларын чистарту оешма-учреждениеләргә бүлеп бирелде. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә аларга табигый төс керде. Әлбәттә, чүп үзе беркая да китмәде, башта район үзәгендә, аннары Шәмәрдәндә урамнарга көнкүреш калдыклары контейнерлары куелды, чүпне полигонга чыгару оештырылды. Авылларда "капчык системы" кертелеп, Саба тәҗрибәсе бөтен республикага таралды. Санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелде. Дөрес, әлеге чаралар гына проблеманы хәл итми. Ни өчен икәнен түбәндәге фотода күрәсез.

Сабадагы полигон көнкүреш калдыкларыннан туктаусыз зурая бара. Ә Россия буенча алганда, полигоннарның гомуми мәйданы 4 миллион гектардан артып китә икән. Ягъни Нидерланд территориясе кадәр. Полигоннар мәйданы ел саен 500 мең гектарга арта һәм алардагы полиэтилен 500-1000 елдан соң гына череп бетәчәк. Нишләргә?

Бер ел элек бу хакта менә ни язганбыз

“Сабада республикакүләм проблема чишелешен эзләделәр. Билгеле булганча, республикабыз 2019 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте. Аның төп максаты – экология хәлен яхшырту, социаль кабул ителерлек тарифлар булдыру. Әмма “чүп реформасы” житди проблема булып чыкты. Моның шулай икәнлеге агымдагы атнада ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, экология, агросәнәгать, азык-төлек сәясәте комитетлары әгъзалары һәм башка структуралар вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итүне законнар белән көйләү мәсьәләләренә багышлап Сабада үткәргән “Түгәрәк өстәл”дә дә ачык чагылыш тапты. Район башлыгы Рәис Миңнеханов әйткәнчә, әлеге юнәлештә республикада зур күләмле эш алып барыла, урынлы карарлар кабул ителә. “Реформалар башлану белән, көнкүреш калдыклары чыгаруда бәяләр сәясәте үзгәрде, кешеләр нормативларның ни өчен артканын эшнең яхшыруында күрергә тиеш. Мин алдагы елларда әлеге мәсьәләләр хәл ителер дип уйлыйм. Реформаларны башлавы бервакытта да җиңел түгел. Кыенлыклар булачак, аларның чишелешен вакытында табарга кирәк”,– диде ул журналистлар белән әңгәмәсендә. Төбәк операторы вәгъдә иткәнчә, көнкүреш калдыклары чыгаруда үзгәрешләрне район халкы алдагы елларда сизәчәк. Әйтик, инвестиция программасы нигезендә 2022 елда районда чүпне сортларга аеру станциясе төзү планлаштырылган. Әлегә Сабада көнкүреш калдыкларын аерып салу өчен бер урынга 4әр контейнер куелса да, аларга чыгарып салынган чүп-чар арасында әллә ни аерма юк. Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә һәм практика күрсәткәнчә, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасы гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертүне сорый. Аерым алганда, сүз мәйданчыкларга куелган контейнерлар саныннан һәм күләменнән чыгып коммерция учеты алымын бердәй формалаштыруга күчү, каты коммуналь калдыклар туплауның, шул исәптән аларны аерып җыюның бердәм тәртибен раслау турында бара.

Гомумән, “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләрдән чүп-чарны аралап җыйнауны оештыруның тизләтеләчәге аңлашылды. Әлеге тәртипне кертү буенча төбәкнең юл картасы эшләнәчәк. “Иң мөһиме, халык реакциясе. Халыкта яклау тапмаса, үзгәрешләрне көчләп тагу гына булачак. Каты коммуналь калдыклар җыйнаучы предприятиеләр эшчәнлеге әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга юнәлдерелгән булырга тиеш”,– диде экология, табигатьтән файдалану комитеты рәисе Азат Хамаев”.

Бер елдан соң нинди үзгәрешләр бар?

2019 елның 1 гыйнварыннан “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы Федераль Законга үзгәрешләр кертүне халык “Чүп-чар реформасы” дип атадылар. “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы Федераль Законга һәм Россия Хөкүмәтенең “Каты коммуналь калдыклар белән эш итү турында”гы Карарына төзәтмәләр кертү белән бәйле ул. Хәзерге вакытта Саба районында халыктан каты көнкүреш калдыкларын җыю, транспортта ташу белән шөгыльләнүче күпмармаклы җитештерү предприятиеләренең хезмәтенә түләү «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе” төбәк операторы аша бара. Эшчәнлекләре каты җитештерү калдыклары белән бәйле юридик затлар килешүләрне турыдан-туры төбәк операторы белән төзергә тиеш. Килешүнең булмавы КоАПның 8.2нче статьясы таләпләрен бозу булып санала. Законда калдыкларны чыгару өчен, төбәк операторыннан тыш, башка юридик затлар белән килешү төзү каралмаган. Төгәл саннарга килгәндә, 2021 елның беренче яртысында төбәк операторы Саба күптармаклы җитештерү предприятиесенә бер кубометр чүне саклаган өчен 121,44 сум, 1 июльдән 136,3 сум түләп бара. Транспортлау өчен коммуналь хуҗалык кубометрына 180 сум акча ала. Дөнья стандартлары буенча бер кеше елына якынча 2 кубометр чүп чыгара булып санала. Каты көнкүреш калдыклары чыгарган өчен шәхси йортларга җан башына 2021 елның 1 июленнән 104,23 сум түләү кирәклеге турында квитанция килә.

Түлиләрме?

Район хакимиятеннән алынган мәгълүматларга караганда, халыкның 97 проценты каты калдыклар өчен вакытында түләп бара. Бурычлылар белән хәзер төбәк операторы үзе эш итә. Әҗәтлеләрне эзләү алар турында персональ мәгълүматлар җиткерелмәү сәбәпле дә тоткарлана. Бу мәсьәләдә Төбәк операторы тарафыннан каты калдыклар җыйнаучы коммуналь хуҗалыкларга да таләпләр югары. “Һәр чүп чыгару машинасы өчен маршрут картасы төзелә һәм маршрутның саклануы телеметрия системасы аша контрольдә тотыла. Йөртүче шул маршруттан чыгарга тиеш түгел. Әгәр чыга икән, бу инде таләпне үтәмәү булып санала. Моннан тыш контейнердан каты калдыкның ничек алынганлыгы, бушатылуы фотокадрлар белән төбәк операторына дәлилләнергә тиеш. Бер машина өчен 60тан артык фото гына кирәк. Без шуның өчен чүп машинасы шоферларына телефоннар алып бирдек. Эшеңне дәлилләү базасы булганда гына оператор хезмәт өчен вакытында түли”,– ди Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе директоры Илнур Хәбибуллин.

Калдыкларны аерым җыю ничек бара?

“Чүп-чар реформасы”ның төп максаты да халык барлыкка китергән барлык калдыклардан мөмкин кадәр күбрәк файдалы фракцияләр – эшкәртүгә җибәрелергә мөмкин бул­ган нәрсәләрне алудан гыйбарәт. Күмелергә тиешле калдыкларның күләме минимальләш­терелергә тиеш. Районда 2019 елга кадәр һәр мәйданчыкка дүртәр контейнер урнаштырылып, калдыкларны аерым җыю омтылышы ясалган иде. Әмма ул әлегә барып чыкмады. Проблеманы хәл итәргә 2022 елда Арчада төзелә башлаячак чүпне калдыкларга аеру заводы мөмкинлек бирер дип көтелә.

Евроконтейнерлар урнаштырыла

 

Бу көннәрдә Саба районының Байлар Сабасы һәм Шәмәрдән торак пунктларында урамнарга евроконтейнерлар куюга әзерлек эше алып барыла. Үзара салымга 250дән артык контейнер мәйданчыгы бетонланачак. Шуның 143 район үзәгендә булып, аларга 457 евроконтейнер куелачак. “Шуларның 60лабы кайтты инде. Лар өсте ябыла торган тәгәрмәчле пластик савытлар. Шуңа күрә бер машинаны контейнерлардагы каты калдыкларны җыю өчен көйләдек. Ноябрь аенда лизингка 7 миллионлык тагын бер махсус техника алуны планлаштырабыз”,– ди Илнур Хәбибуллин.

Евроконтейнерга нәрсәләр ташларга була соң?

Ризык тартмалары, пластик шешәләр, кәгазь әйберләр, ризык калдыклары. Зур габаритлы чүп- чар шулай ук гадәти көнкүреш калдыклары исемлегенә керә. Бу үз чиратында иске җиһазлар, диван, кресло, табурет, шкаф, суыткыч, кер юу машинасы, ишек, тәрәзә рамнары, обой, линолеум булырга мөмкин.

Ә менә, каты көнкүреш калдыкларына төзелештән чыккан кирпеч, бетон кисәкләре, сүтелгән корылмалар, бүрәнә һәм такта ише әйбер керми. Аны контейнерга ташлау тыелган. Шулай ук язгы чорда агач ботаклары, үсенте калдыкларын гомум контейнерларга һәм капчыкларга салырга ярамый. Бәрәңге сабаклары белән нишләргә? Аларны яндырырга да ярамый бит, штраф чәпиячәкләр. Предприятие евроконтейнерлар урнаштырылганнан соң, бушаган 8 кубометрлы бункерларны шушы максатка файдаланырга җыена. Аалр апрель-май һәм август-сентябрь айларында аерым бер урамда яки урамнарда яшәүчеләр белән җыелып сөйләшкәннән соң бәрәңге сабагы, җиләк-җимеш ботаклары салу өчен куелачак. Көннәре билгеләнәчәк. Шушы вариант эшләсә, евроконтейнер урнаштырылган мәйданчыклар бакча чүбе өелеп ятудан азат булачак.

Тагын нинди проблемалар бар?

Райондагы ике полигонга 2019 елда 70149, 2020 лда 94555 кубометр чүп чыгарылган. Мондый темплар 2023 елга полигоннарның резервы бетүгә китерәчәк. Арчада төзеләчәк чүпне калдыкларга аеру заводы полигоннарны бушатыр дип көтелә. Алар каты көнкүреш калдыклары исемлегенә кермәгән чүп-чарны чыгару өчен генә файдаланачак. Районда коммерция оешмаларның 92 проценты гына төбәк операторы белән килешү төзегән килеш. Гомумән, экологик иминлекне тагын да яхшырту өчен эшләргә дә эшләргә әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев