Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Цифрлаштыру – замана таләбе

16 ноябрьдә эш визиты белән районыбызга ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм министрлык вәкилләре килде.

    Айрат Хәйруллин һәм аның командасы муници­паль район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә Сатыш авылы музей-мәдрәсәсе, Саба урта мәктәбе, аграр көллият, күпфункцияле үзәк, IТ парк, «SАВА ROBOTICS» компаниясе эшчәнлеге белән танышып, биредәге IТ технологияләргә зур бәя бирде. «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерү өчен зур эш башкарылды. Безнең бүгенге төп бурычларыбызның берсе – Саба районы халкына өеннән чыкмыйча гына дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану мөмкинлеген камилләштерү. Икенчесе –җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү. Без бүген Саба аграр көллиятенең эшчәнлеге белән таныштык. Мин аны политехник техникум дип атар идем. Быел гына көллияттә информацион технологияләр факультеты ачылган. 1курс студентларының иң ихтыяҗ зур булган Python программасын үзләштерүләре бик куанычлы күренеш. Ул киләчәктә Саба районында яшәп бөтен илдән заказ алу мөмкинлеге дигән сүз», –дип бәяләде Айрат Хәйруллин «Сабантуй» комплексында узган кинәшмәдә.

   Цифрлаштыруның гражданнарның тормыш сыйфатын арттырырга, аларның көнкүрешен тагын да камилләштерергә мөмкинлек бирүе билгеле. «Цифрлаштыру елында гына түгел, бу юнәлештә эш һәр көн дәвам итәргә тиеш», – дип ассызыклады район башлыгы Рәис Миңнеханов. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин чыгыш ясап, Саба районындагы цифрлы трансформация мәсьәләләренә тукталды. Чыгыштан күренгәнчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Саба районыннан 17044 кеше теркәлгән. 2021 елда электрон тәртиптә 215 хезмәт күрсәтелсә, 2022 елда ул 930га җиткән. Илья Начвин 2023 елда 60 процент гаризалар электрон тәртиптә бирелергә тиешлеген дә искәртте. Шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев чыгыш ясады. Районыбызда башкарылган эшләр турында хисап белән башкарма комитетның мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы Марат Заһидуллин таныштырды: "Цифрлаштыру елы тәмамланачак, әмма киләсе ел безнең өчен тагын да баерак, эчтәлеклерәк булачак. Әгәр дә без куйган нәтиҗәләрне сакламыйча, район кысаларында IТ белгечләргә җитәрлек эш урыннары булдырмыйбыз икән, зур тырышлык белән әзерләгән белгечләрне югалтачакбыз”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X