«Цифрлы ликбез» бөтенроссия агарту проекты дәвам итә
Чара 2026 елның 6 апреленнән 3 маена кадәр дәвам итәчәк
2026 елның 6 апреленнән 3 маена кадәр "Цифрлы ликбез" агарту проекты үткәрелә, аның кысаларында цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык буенча дәресләр үткәрү каралган.
Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга "цифрлы дөньяда хайваннарны яклау" темасына дәрес күрсәтелде.Чара ахырында музей хезмәткәре каралган дәрес буенча укучыларга сораулар бирде.Укучылар интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре хакында сөйләшеп, үзләренең шәхси мәгълүматларын ничек якларга икәнен аңладылар, кибербуллинг һәм мошенниклыкка дөрес җавап бирергә өйрәнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев