«Чиста су» — һәр йортта сыйфатлы су
Тимершык авыл җирлегенең Миңгәр авылында «Грандстрой» оешмасы суүткәргеч челтәрен тулысынча реконструкцияли: торак пункт эчендә яңа полиэтилен торбалар салына, коелар һәм янгын гидрантлары урнаштырыла.
Тимершык авыл җирлегенең Миңгәр авылында масштаблы инфраструктура проекты тормышка ашырыла — биредә суүткәргеч челтәрен тулысынча реконструкцияләү эшләре бара.
Төзекләндерү кысаларында торак пункт эчендә заманча полиэтилен торбалар салына, бу исә суның сыйфатын яхшыртырга һәм яңа челтәрнең ышанычлылыгын гарантияләргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук яңа коелар казыла һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү максатында гидрантлар урнаштырыла.
Әлеге әһәмиятле эшләрне «Грандстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белгечләре башкара. Реконструкция нәтиҗәсендә авыл халкының көндәлек тормыш-көнкүреш шартлары сизелерлек яхшырачак, су белән тәэмин итү тотрыклырак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев