Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Чыгарылыш кичәсе» - 2025: бәйрәмнән эксклюзив ФОТОРЕПОРТАЖ

Бәйрәм чарасы бүген Саба урта мәктәбендә узды.

Тантана Шәмәрдән авылы мәчете имамы Дамир хәзрәт Газизовның изге догасы һәм балаларга юлланган хәер-фатихасы белән башланып китте.

 Быел  районыбызда 11 сыйныфны – 143,  9 сыйныфны 357 укучы тәмамлады. 17 укучы фәннәрне «5»ле билгесенә генә үзләштереп, Кызыл аттестатка ия булдылар. Мәктәптә тырышып укыган һәм мәктәп данын район, республика бәйгеләрендә яклаган, күркәм нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны бәйрәм барышында район башлыгы Рәис Миңнеханов  тәбрикләде.  Тантана сәбәпчеләрен район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров та котлады һәм җәмәгать эшендә актив катнашкан, спорт, сәнгать һәм иҗат өлкәсендә уңышларга ирешкән кызлар-егетләргә Мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды. Укучыларга, укытучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен барлык әти-әниләр исеменнән Рөстәм Заһидуллин һәм җырлы сәламен Искәндәр Кәримов ирештерде. Бәйрәм тамашасы яшьләр өчен күмәк уеннар һәм  махсус чакырылган яшь артистлар - Данил Галимов, Миләш, Ислам Кәлимуллин чыгышы белән дәвам итте. 

 Репортажны тулырак «Саба таңнары» газетасыннан укый алырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев