Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Чыңлады соңгы кыңгырау!..

Бүген районыбыз мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Район буенча быел 11 нче сыйныфны - 143 укучы, 9 нчы сыйныфны 353 укучы тәмамлый.

  Бүген Саба урта мәктәбендә соңгы кыңгырау – 16 унберенче, 27 тугызынчы сыйныф укучысы өчен яңгырады. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә игътибар үзәгендә нәкъ менә алар булды. Бәйрәм программасын да укучылар үзләре әзерләгәннәр – чара бик хисле һәм дулкынландыргыч узды.

Сәхнә түреннән укучыларны район җитәкчелеге исеменнән Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, мәктәп директоры Данис Яруллин, мөгаллимнәр һәм әти-әниләре тәбрикләде. Чыгыш ясаган һәркем балаларга киләчәктә үзләре теләгән югары уку йортларына укырга керергә, эшкә урнашырга, һәм барлык уй-максатларының тормышка ашыруларын теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев