Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Даны ерак таралган көллият

2 октябрь - Һөнәри белем бирү көне

  Билгеле булганча, 2022  елдан  Россиядә дәүләт күләмендә Ур­та һөнәри белем бирү көне билгеләп үтелә башлады. Әлеге датаның  гамәлгә  куелуы күп яктан эшче һөнәрләренең дәрәҗәсе күтәрелүгә бәйле. Махсус урта белемле  квалификацияле кадр­ларның абруе арта, көллият һәм техникумнар яңартыла,  заманча стандартлар формалаша.  Хәзерге  вакытта республикабызда  махсус  һөнәри белем бирүче 117 уку  йорты  исәпләнә. Әлеге  исемлектә даны  еракка таралган Саба көллияте дә бар. 

Сабада профессиональ  техник училище 1980  елда оештырылган  иде. Аннары ул лицей булды. Ә 2009 елда  уку  йортына аграр  көллият статусы бирелде. Димәк, аннан соң да  15  ел вакыт  узган. Уку  йортының  исеме генә алышынмады, биредә белем бирү системасы да тамырдан үзгәрде. Көллияттә студентларга  «Авыл хуҗалыгы механизациясе», «Бина, корылмаларны төзү, куллану», «Икътисад һәм бухгалтер хисабы», “Электрон исәпләү  машиналары операторы”  юнәлешендә белем бирелә. Уку, белгечлегенә карап, 2-4 елга кадәр сузыла. Сабадан тыш Балтач, Кукмара, Арча, Теләче районнары, башка өлкәләрдән килеп укучылар да бар. Икътисади белем алучы кызлар, гадәттә, Казан аграр университетына укырга керәләр. Егетләрнең күпчелеге башта армиягә барып кайта, соңыннан авыл хуҗалыгы өлкәсенә кереп китә. Укучыларның 70-80 проценты үз һөнәре буенча эшкә урнаша. Бүген аларны халык  хуҗалыгының   күпчелек тармакларында   күрергә  мөмкин. Икенче  курстан  соң эшләп  укучылар  байтак. Белем  бирүдә  Хан  алымы куллану  моңа мөмкинлек бирә.

Укырга  беркемне дә чакырып йөрмиләр. Егет-кызлар үзләре теләп килә һәм  көллият тормышында  кайный башлый. Алган белемнәрен төрле  конкурсларда, ярышларда күрсәтәләр. Студентлар күп тапкырлар WorldSkills чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары булдылар. Хәзер Бөтенроссия бәйгеләре “Профессионалы” исеме  астында үтә һәм  егетләр уңышлы чыгышлары белән укытучыларын даими  шатландырып торалар. Агымдагы  уку  елында Дамир Миңнебаев, Линар Гайнетдинов, Кәрим Нәбиев, Айназ Әгъләмов, Ислам  Йосыпов, Инсаф Гыймадиев, Динар Мәгъсумов, Михаил Домолазов  “Авыр техникага хезмәт күрсәтү”, “Агророботы”, “Йөк автомобиле йөртүчесе”, “Җиңел машинага хезмәт күрсәтү”, “Авыл хуҗалыгы  машиналарын эксплуатацияләү” ком­петенцияләрендә бәйгедә кат­нашып (укытучылары  Илназ Әх­мәтвәлиев, Илшат Габтрәхимов, Алмаз Әхмәтвәлиев, Рөстәм Фәтхриев, Зиннур Газизҗанов) җиңүчеләр, призерлар булганнар  яки беренче бишлеккә  кергәннәр.  Дамир Миңнебаев шушы  көннәрдә чемпионатның Казан аграр уни­вер­ситетының төбәк этабын­да  финалга  узып, Татарстан  җы­ел­ма  командасы  составында Бөек Нов­городта үткәрелгән “Югары  технологияләр”  чемпионатында  да 2нче  урынны  алуга  иреште, 200  мең  сумлык премиягә лаек булды.

 “Без  аңарчы студент Инсаф  Гыймадиев  белән “Цифрлы  авыл  хуҗалыгы” номинациясендә катнашкан идек. “Агророботы” компетенциясе дә тәкъдим ителгәч, монысына  Дамир  Миңнебаев белән әзерләнә  башладык. Ул 5 модульдән тора иде. Беренчесе, индивидуаль  картада туфракның химик составын билгеләп, ”Б” өлешендә компьютерда агророботның виртуаль блокларын модульләштерергә, аннары оча торган агродронны сүтеп җыярга, көйләргә, телефоннан маршрутларын  төзергә (“В”, ”Г”, “Д”  модульләре), пульт ярдәмендә  каршылыклар  аша идарә итәргә  кирәк  иде. Дамир минималь штрафлар белән 100  мөмкинлектән 85 балл җыйды һәм  җиңүчедән 1 баллга  гына  калышты”, – дип   аңлатты булачак  программистның  укытучысы  Илшат Габтрәхимов.

    Дамир Миңнебаев –  Кукмара  егете. Мәктәптә информатика,  математика  фәннәрен  яраткан. Кайчандыр  көлияттә аның абыйсы Илназ укыган. Шуңа Сабага   килгән. “Программалаштырырга,  компьютер  җыярга  яратам,   С++,  Python программалаштыру телләрен өй­рәндем. Аз гына тырышсам, Россия  чемпионатында  да 1нче  урынны ала  идем”, – ди Дамир үзенең казанышы турында.  

   Әйтергә  кирәк, көллият  командасы Дәүләт автоинспекциясе идарәсе территориясендә студент-автомобиль йөртүчеләр арасында үткәрелгән «Автосессия 2024» конкурсының финал ярышларында  да 3нче призер булды. Студентлар юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү өлкәсендә имтихан бирделәр һәм автомобильне фигуралы идарә итүдә осталыкларын күрсәттеләр. Рөстәм Сәфәров, Кәрим Нәбиев, Ислам Садыйков лаеклы чыгыш ясадылар. Шәхси зачетта 68 катнашучы арасында  Рөстәм бишенче булды.   Чемпионатларның һәм ярышларның нәтиҗәләре аграр көллияттә югары технологияләрне  яхшы белүче  кадрлар  әзерләү өчен барлык шартларның тиешле дәрәҗәдә булуын тагын бер кат раслый.

“Һәр сулышын “Балам” дип алган ата-ана өчен үз баласының киләчәктә кем булуы, кайда урнашуы мөһим мәсьәлә. Район җитәкчесе Рәис Нургали улы Миннехановның зур тырышлыгы белән ачылган Саба аграр көллияте балалар һәм әти- әниләр алдына килеп туган әлеге мәсьәләне чишәргә ярдәм итә дә инде.  Тикмәгә генә район башлыгы көллиятне “Тормыш мәктәбе” дип атамады! Чөнки монда белем алган студентлар ныклы, көчле ихтыярлы, тормыш ваклыклары алдында югалып калмый торган чын кеше булалар. Көллиятнең эшчәнлеген Татарстанга үрнәк итеп куяр идек. Киләчәктә дә югары данын саклап, республика районнарына белемле, тәрбияле, мәгънәле белгечләр әзерләүче уку йорты булып калсын иде!” – дип  язалар Саба, Теләче, Кукмара, Балтач, Арча районнарыннан әти-әниләр директор За­кирҗан Миннемулла  улына  зур ихтирам белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев