Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәүләт сере – мәгълүматның иң саклана торган төре

Нигә алай? Чөнки дәүләт серен ачуның нәтиҗәләре бик аянычлы булырга мөмкин.

 Зыян тулаем дәүләткә, аның эчке һәм тышкы иминлегенә, шулай ук илебезнең башка тормыш өчен мөһим мәнфәгатьләренә ясалырга мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә законнарда хокук бозулар өчен җаваплылык берьюлы берничә законда каралган һәм ул чикләнгән таралыштагы башка төр белешмәләрне таратуга караганда катгыйрак.

Дәүләт серен ачу өчен нинди җаваплылык каралган?

Законнарда 4 төрле җавап­лылык каралган: җинаять, административ, гражданлык-хокукый, дисциплинар (дәүләт хезмәткәрләре очрагында)

Нинди гамәлләр өчен күр­сәтелгән җаваплылык төр­ләренә җәлеп итәргә мөмкин?

1. Җинаять җәзасына дучар ителгән гамәлләр РФ Җинаять кодексының берьюлы берничә маддәсендә каралган:

275нче маддә «Дәүләт хыянәте» – РФ гражданнарының чит дәүләткә, халыкара яки чит ил оешмасына дәүләт серен бары тик хезмәт, эш, уку һәм закон белән билгеләнгән башка очракларда гына билгеле булган һәм РФ гражданнары тарафыннан гына биргән өчен җаваплылыкны күздә тота;

276 нчы маддә «Шымчылык» - шулай ук чит дәүләтләр, оешмалар мәнфәгатьләрендә яшерен мәгълүматларны тарату белән бәйле составлар бар, тик инде РФ гражданнары түгел, ә чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар тарафыннан;

283нче маддә «Дәүләт серен ачу» – РФ Җинаять Кодексының 275 һәм 276 маддәләрендә күрсәтелмәгән субъектларга карала торган мәгълүматларны ачу өчен җаваплылык билгели.

Күрсәтелгән җинаятьләрнең аерым билгеләре булып җәм­гыятькә зур куркыныч янавы тора. Шуңа бәйле рәвештә кылганнары өчен 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

2. Яшерен мәгълүматны тарату өчен административ җаваплылык җинаятьчеләрнең гамәлләре җинаять законында каралган нәтиҗәләргә китермәгән очракта гына мөм­кин. Бу хакта РФ Административ хокук бозулар кодексының 13.14 маддәсендә әйтелә.

Факт буенча әлеге состав практикада бик сирәк очрый. Кагыйдә буларак, фаш итүдән зыян булса, җинаять җаваплылыгына яки, әгәр ул булмаса, дисциплинар җа­вап­лылыкка тарталар.

3. Гражданлык-хокукый җаваплылык шулай ук мөмкин. Мәсәлән, әгәр чит ил агентларына хәрби эшләнмәләр турында мәгълүматлар ачыкланса һәм бу аны алыштыруны та­ләп итсә, гаеплегә яңа техника булдыру чыгымнарын йөкләргә мөмкиннәр. Ә хокук саклау органнарының яшерен хезмәткәре турында мәгъ­лүматлар таратылса һәм аның турында җәмәгатьчелек белсә, ул рухи зыянны каплау турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 4. Дисциплинар җавап­лылык очрагында барысы да гаеп формасына һәм кылынган эшнең авырлыгына бәйле. Әгәр хезмәткәр табыш алу, явыз нияттән яшерен мәгълүматларны өченче затларга тапшырса, ул эштән куы­лачак һәм аны җинаять җаваплылыгына да җәлеп итүнең зур ихтималы бар.

Әгәр дә фаш итүдән зыян булмаса һәм кылынган эшләр саксызлык аркасында килеп чыкса, хезмәткәргә карата азрак катгый җәза кулланылачак (кисәтү, шелтә һәм дә вазифага тулысынча туры килмәве турында кисәтү).

Азат Халилов,

Саба районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе сәркатибе

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев