Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәүләтшиннар: ”Иң кыйммәте –халык ышанычы!”

Аларның шәхси эшмәкәрләр булып теркәлеп эшли башлауларына тиздән 30 ел була

 Халык телендә “Линар” кибете дип аталган сәүдә ноктасына сабалылар гына түгел, күрше районнардан да  бик яратып киләләр.

   1995 елда  кечкенә генә вагонда  курку катыш икеләнү белән  шәхси эшчәнлекләренә   беренче адымнарын атлаган   Илсөяр һәм Линар Дәүләтшиннар   инде аякта нык басып торучы, тәҗрибәле   эшмәкәрләр булып танылдылар. Халыкка бүген сәүдә нокталарын сайлауда чикләр юк, кибетләр бер-бер артлы тезелеп тора. Дәүләтшиннарның район үзәгендәге кибетеннән сатып алучылар гына түгел,  сәүдә эше белән шөгыльләнергә киңәш сорап килүчеләр дә  өзелми. Сыналган эшмәкәрләр бик теләп тәҗрибәләре белән бүлешәләр, эш башындагы каршылыклар аларга да бик таныш. Башта әлбәттә, бар да җай гына, гөрләп  бармый. Үзләре әйтүенчә,  башлангыч капиталсыз, ягъни бер нинди "маясыз" башланган эш була ул. Әле дә ярый ул вакытта куркуны тәвәккәллек җиңгән дип, елмаялар алар үзара.  Гаилә башлыгы – район электр элемтәсендә машина йөртүче,  Илсөяр ханым "Сельхозтехника" берләшмәсендә эш­ләп декрет ялына чыккан, хез­мәт хаклары зур тоткарлыклар белән бирелә торган чор.

  "Туксанынчы еллар башында ук Линарның апасының ире – Мәсгуть җизни Әстерхан шәһәрендә фер­мер булып теркәлеп, үзенең  берничә гектар пай җирендә   помидор үстерә иде.  1994 елда җизни Сабага  бер  "КамАЗ" помидор төяп  кайтты. Без аңа сатарга булыштык. Бик тиз алып бетерделәр. “Мөмкинлегегез булып, машина тапсагыз, килеп алыгыз,  сезгә дә төяп җибәрәм", – диде.  Без  машина яллап, туган-тумачадан әҗәткә акча алып 1600 км арадан помидор төяп алып кайттык. Шулай итеп безгә этәргечне җиз­ни бирде, – дип сөйли шәхси эш­мәкәр Илсөяр Дәүләтшина.

Помидор сатудан башланган эш уңышлы булып, бөтен бурычларны түләп бетергәннән соң да Дәүләтшиннарның кулында 4000 сум акча кала. Нәкъ шул бәягә йөк машинасы сатып алалар. Ул вакытта Сабада  эшләп килүче шәхси   кибет хуҗалары  соравы белән  гаилә башлыгы   товарлар алып кайта башлый.  Машинага ихтыяҗ зур була башлагач, эшеннән  китәргә мәҗбүр була. Аннары үзләре әкренләп эш башларга тәвәккәллек итәләр.  Башта Линар әфәнденең төп йорты каршындагы вагон-ларекта сату итәләр, аннары иске  йортларын  кибет итеп ремонтлыйлар.  2007 елда яңа кибет салынып, ул халыкның яратып йөри торган сәүдә ноктасына әйләнде.

"Эшмәкәрлек юлыннан киткә­небезгә киләсе елга 30 ел була. Эшчәнлегебезне авыр чорда  башладык. Бүгенге мөмкинлекләр белән чагыштыра торган  түгел.  Яңа эш башлаучыга хәзерге көндә дәүләт ярдәме бик зур, төрле программалар бар. Безнең  чорда банктан кредитлар алу да бик мәшәкатьле иде.  Ул чорда касса аппараты, үлчәүләр буенча таләпләр бик катгый булды. Бер атна бер төрле, алдагысыннан бөтенләй башкага әйләнә. Берсен юнәтеп кенә бетерәсең, кирәге калмый. Төрле тикшерү  органнары  атнага 2-3 тапкыр килә. Әмма авырлыкларга бирешмичә, барын да җиңеп,  халыкның ышанычын яулап һәм саклап кала алдык", –дип сөйли Линар Дәүләтшин.

  Әлбәттә,  әлеге эштә бердәмләшеп, йөкне барың бергә тартканда гына тотрыклы итеп алып барып була.  Дәүләтшиннар да  эшкә гаиләләре белән алынганнар. Балалары Язнур белән Илсинә дә кече яшьтән кул арасына керә. Товарны алып кайту гына түгел, кайткач берәмтекләп бушатырга кирәк.   Уллары бүгенге көндә дә ныклы  терәкләре, төп ярдәмчеләре. Казан аграр университетын тәмамлаганнан соң, техника сервисы буенча өстәмә белем алып,  яраткан эше белән мавыга. Илсинә гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши.  Дәүләтшиннарга  сәүдә эшенә хирыслык аларның икесенең  дә каныннан киләдер. Илсөяр ханымның әнисе гомер буе кибетче булып эшли, Линар әфәнденең ерак бабасы элек  нәкъ бүгенге  урында   кибет тоткан булган.

Кибеткә сатып алучыларны җәлеп итүнең иң үтемле алымы – товарның сыйфаты һәм бәя икәнлеген һәммәбез дә белә. Дәү­ләт­шиннар да эшчәнлекләренең беренче көн­нәреннән шушы принципны алга сөреп эшлиләр.

"Мин  һәрвакыт сүзне: "Беренче чиратта сыйфат, бәясен аннары сөйләшәбез", –дип башлыйм.  Күп җитештерүчеләр белән турыдан-туры эшләвебез  товарны арзанга сатарга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Глазов катнашазык заводы белән тыгыз хезмәттәшлек алып барабыз. Бәясенең кулай икәнлеген  ишетеп аны  чит районнардан да килеп алалар. Башка продукцияне дә  арадашчыларсыз гына сатып алырга тырышабыз. Бөтен товарны җитештерүче үзе китереп бирү мөмкинлеге булса да, күп очракта үзебез йөрибез. Бервакытта да сыйфатсыз товар сатканыбыз юк. Дөресен әйтергә кирәк, сатып алучыларның да төрлесе бар, арада аеруча нәзберекләре дә очрый. Һәркем белән уртак тел табарга тырышабыз. Хезмәтебез өчен күп рәхмәт сүзләре ишетү тагын да рухланып эшләргә этәргеч бирә”, – ди Линар  Дәүләтшин. 

 Сәүдә өлкәсендә  әз генә дилбегәне бушатсаң да,  эшнең аксаячагы  билгеле.  Ассортиментны һәрдаим барлап,   яңартып торырга кирәк. Бигрәк тә сезонлы товарларны күз уңында тоту мөһим. Кибеттә  12 ел  спиртлы эчемлекләр сатылмавы да эшчәнлеккә уңай йогынты гына ясаган. Ул киштәнең җиләк-җимешләр белән тулуына бик шат алар. Линар әфәнде күбрәк товар ягын кайгыртса, Илсөяр ханымга бухгалтерия эше йөкләнгән. Хәер, биредә эш бүленмәгән. Кибетне бикләп куеп кына эш төгәлләнми, тәүлек буе бергәләп хезмәттә алар. Үз йөзләрен табып, күп еллар дәвамында эшчәнлекләрен нәтиҗәле итеп баруның  төп сере –  халыкның ышанычын яулый алудадыр.  Шуның өстенә кибетчеләрнең якты йөзе, халык белән мөгамәләсе дә зур роль уйнаганын яшерми Илсөяр ханым. Кибетләрендә күп еллар дәвамында үз эшенең осталары булган, ышанычлы  сатучылар эшләве белән дә бәхетле  Дәүләтшиннар.    Иң мөһиме – кибетчеләр белән  сатып алучылар арасында ныклы, җылы  күпер салынган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев