Дәвалаучы һөнәренә мәхәббәт
Синең шәхесләрең, Саба!
Тормышта үз юлыңны табу булачак һөнәреңне дөрес сайлауга да бәйле. Чөнки яратып башкарган эш кенә яшәешне мәгънәле итә. Шушы көннәрдә олы юбилеен билгеләүче баш табиб Марат Рафаэль улына да мактаулы гомер юлы узарга язган булган.
1965 елда Балык Бистәсе авылында туган егет әнисе һөнәрен сайлый: үзен медицина белән бәйли. 1968-1986 елларда Сабада педиатр булып эшләгән Рәшидә Сәгыйр кызын өлкәнрәк буын вәкилләре яхшы хәтерли һәм ихтирам белән искә ала. Хәзер ул Казанда яши, 92нче яше белән бара. Ә Марат Йосыповның 1968-1979 елларда – Саба райкомында авыл хуҗалыгы буенча II секретарь, 1979-1986 елларда башкарма комитет рәисе булган әтисе Рафаэль Вәли улын район халкы гомумән онытмый, хезмәтен зурлап сөйли. Ул җитәкчелек иткән чорда күп үзгәрешләр була: газүткәргечләр салына, юллар, мәгариф учреждениеләре, башка социаль объектлар төзелә, агач бараклардан гына торган хастаханә биләмәсендә беренче кирпеч бина сафка баса. Димәк, Марат Рафаэль улына да әтисе үрнәгендә карьера ясау мөмкинлеге булган. Әмма ул башка юлдан киткән.
–Әнием генә түгел, Мамадыш районы Түбән Шүләңгер авылында туган бабам Шәмсевәли Йосыпов та – сәламәтлек саклау өлкәсе кешесе, райздрав бүлеген җитәкләгән. 1940 елда Ленинградка китеп, капитан дәрәҗәсендә сугышка кергән. Яраланган, контузия алган. 1945 елның февралендә Кенигсбергны азат иткәндә һәлак булган. Шулай итеп, дәвалаучы һөнәренә мәхәббәт каннан да киләдер,– ди бу хакта баш табиб.
–Ә хезмәт юлыгыз ничек башланып китте?
–Институтта ук урология белән кызыксындым. Студентларның фәнни түгәрәгенә йөрдем. Интернатура узганнан соң, Республика клиник хастаханәсенең урология бүлегендә табиб-уролог булып эшләдем. Иң күңелле еллар шунда үткән. Колллектив әле дә сагындыра. 2003 елда хезмәт эшчәнлегемдә үзгәрешләр башланды. Белмәгән районнарга чыгып китәсе булды. Башта Аксубай үзәк хастаханәсенә сәламәтлек саклау бүлеге начальнигы итеп күчерделәр, бер үк вакытта баш табиб вазифаларын да башкардым. Медицина персоналының пациентларны дәвалау процессына җаваплылыгы артты, матди-техник база ныгыды. 2014 елда мине Нурлат район хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләделәр. Ә инде тагын ике елдан Сабага кайттым. Ягъни биредән киткәнемә нәкъ 30 ел вакыт узгач.
–Сез район үзәк хастаханәсенә билгеләнгәннән соң узган 9 ел эчендәге үзгәрешләрне санасак...
–Яңалыклар булып тора, вакыт үзе шуны таләп итә. Төп бинада капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта хирургия корпусының 2нче каты һәм азык блогы яңартыла. Киләсе елда тудыру бүлеге ремонтланачак. Шәмәрдән участок хастаханәсен төзекләндерү тулысынча тәмамланды. Бу чорда модульле 11 ФАП төзелде һәм 4се ремонтланды. Шулай ук Иштуганда модульле ФАП төзелеше һәм Иске Икшермә табиблык амбулаториясе ремонты башланды. Әлбәттә, бина белән генә кешеләрне дәвалап булмый, яхшы аппаратуралар да кирәк. Бик зур игътибар җиһазлар алуга биреләчәк. Болардан тыш министрлыкка Завод-Ныртыда реконструкцияләнгән бинаны балалар өчен тернәкләндерү үзәге итеп үзгәртү тәкъдиме белән чыктык. Шәмәрдән участок хастаханәсе базасында ябылган плазма үзәгендә Казан кан үзәге филиалын ачу турында да хыял бар. Җиһазланышка килгәндә, 2023-2024 елларда ренгтен компьютер томографы, Сабага, Шәмәрдәнгә рентген, шулай ук флюорография, УЗИ, ИВЛ аппаратлары, электрокардиографлар, лаборатория җиһазлары һәм башка медицина кирәк-яраклары алынды. Шул ук вакытта ФАПларны җиһазлау да онытылмады.
–Кан тамырлары авырулары үзәге ачылу сезнең өчен иң истәлекле вакыйганың берсе булачак...
–Әйе, без аны биш ел көттек, кәгазь-документация белән бәйле эшләр сузылды. Башлаганны ахырына җиткерергә өметләнеп торабыз. Үзәккә 19 табиб кына кирәк булачак. Шуларның 10ысы невролог һәм реаниматолог. Логопед штатына кадәр каралган. Гомумән, кадрлар проблемасы хастаханәдә дә сиздерә.
Хәзерге көндә поликлиника беренчел буын персонал белән тулы тәэмин ителгән. Быел эшкә 4 терапевт кайтырга тиеш. Берсе – Мәскәүдә быел институт тәмамлаучы. Район 13 терапевтлык участогына бүленгән. Кадрлар мәсьәләсе хәл ителсә, без 17 участок ясамакчы булабыз. Ул вакытта бер терапевтка туры килгән йөкләнеш кимеп, авыруларга хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырачак.
–Марат Рафаэлевич, үз иңнәрегезгә шулкадәр җаваплылык алуыгызга үкенмисезме?
–Баш табиб буларак, дөньяны үзгәртергә мөмкин. Районыбыз башлыгының ярдәмен һәрдаим тоябыз. Рәис Нургалиевич гел кызыксынып, булышам дип тора. Аңа зур рәхмәтлебез. Шуңа эшләве дә күңелле. Әгәр эш бармаса, эшләп тә нәтиҗәләр начар булса, андый уй да килер иде. Шөкер, эш бара, коллектив үз бурычын үти, куелган планнар үтәлә. Һәр нәрсә чагыштыруда күренә, диләр. Башка район хастаханәләре белән янәшә куеп карасак, халыкның безгә биргән бәясе начар түгел.
–Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде.
–Тормыш иптәшем Лилия Илдус кызы белән өч бала үстердек. Кечесе Кәрим безнең нәселдә медиклар династиясен дәвам итүче дүртенче буын булачак. Ул быел Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетының VI курсын тәмамлый. Олы улым белән кызым Айгөлнең үз эшләре.
–Марат Рафаэлевич, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Эшегездә, гаиләгездә уңышлар сезгә.
Гөлназ Гарифуллина, баш табиб урынбасары:
Татарстанның атказанган табибы Марат Рафаэлевич үзе янына бердәм, тупланган коллектив җыйды. Бездә табибны табиб, сестраны сестра хөрмәт итә. Медицина этикасы һәм деонтология дигән төшенчәләр иң югары дәрәҗәгә куелган. Баш табиб күп кенә инновацион технологияләр алып кайтучы. Төрле конференцияләргә барып күп яңалыкларны күрә-ишетә һәм хастаханәдә кулланышка кертү турында кайгырта. Соңгы елларда хастаханәдә паллиатив кабинет, көндезге онкология бүлеге ачылды. “Бердәм кардиолог” программасына да беренчеләрдән кушылдык. Эндокринология үзәге булдыру турында да сүз бара. Марат Рафаэлевич җиңел булмаган хезмәтендә оештыру сәләте, сабырлык күрсәтә, һәркем белән уртак тел таба белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев