“Әдәби манзара” әдәби кунакханә
29 май көнне Район үзәк китапханәсенең уку залында китапханәчеләргә “Әдәби манзара” дип исемләнгән әдәби кунакханә уздырылды.
Безнең алда торган зур проблемаларның берсе – өлкәннәрне, балаларны китап укуга җәлеп итү. Милли китабыбызга, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Әлеге кунакханә татар әдипләренең әдәби әсәрләренә багышланды, китапханәчеләр татар әдипләрен, аларның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев