Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Делюс абсолют батыр калды, яшүсмерләр арасында Нияз Хәлиуллин барысын да шаккаттырды

Җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Миңнеханов бүләкләде

 

 

 Быелгы район Сабантуе   көрәш  яратучыларның да канын  кыздырды. Теләчедә батыр булып Раил Нургалиевның батыр  калуы турында хәбәр таралганда Сабада финалга  чыгучылар  бил  алыша гына  башлаган   иде.  Иң элек тамашачылар яшүсмерләр  өчен җан атты. Эш абсолют батырны  ачыклауга  барып җиткәч, 63 килолы Нияз Хәлиуллин  авырлыгы 90 килограммнан  артык  көндәшен отып  барысын  да шаккаттырды. Ир-егетләр арасында  Делюс Закиров бертуганы Данистан  өстен чыкты һәм бишенче тапкыр район Сабантуеның абсолют батыр булды.

Ветераннар арасында призерлары РФ Дәүләт Думасы депутаты физик  культура һәм  спорт комитеты рәисе  урынбасары Әмир Хәмитов бүләкләде.

 

Сабантуй батырлары

Яшүсмерләр арасында:

Инсаф Миңнегалиев (32 кг. Саба), Румил Фатыйхов (36 кг. Югары Симет),  Риназ Гарипов (40 кг. Иләбәр), Тимерхан Әхмәтов (45 г. Саба),  Ильяс Габдерахманов (50 кг. Сабабаш), Дмитрий Ибраһимов (55 кг. Сабабаш),  Булат Әхмәдуллин (60 кг. Югары Симет),  Нияз Хәлиуллин (65 кг. Саба), Данияр Хәсбиев (70 кг. Сабабаш),  Артем Варламов ( 70 кг.нан югары. Олы Шыңар).

Ир-егетләр арасында:

Алмаз Биккинин (70 кг.га  кадәр. Иске Икшермә), Салават Гәрәев (85 кг.га  кадәр. Мамалай),  Рифат Ахунҗанов (95 кг.га  кадәр. Олы  Шыңар), Делюс Закиров (115 кг.га  кадәр. Югары Симет), Данис Закиров (115 кг.нан югары. Югары Симет).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев