Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Депутат Марат Галиев балаларга велосипед, ролик, смарт сәгать бүләк итте

ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев «Теләкләр шары» игелек марафонында катнашкан райондашларыбызның теләкләрен үтәде

  Бүген Марат Галиев “Теләкләр шары” проектында катнашкан Килдебәк урта мәктәбе укучыларына бүләкләр тапшырды. “Экология – һәркем эше” проекты кысаларында узучы "Теләкләр шары" игелек марафоны балаларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Үз теләкләре турында Килдебәк урта мәктәбенең 11 укучысы белдергән. Кечкенә райондашларыбыз экологик марафон шартларын үтәгән – табигый материаллардан яки икенчел чималдан җир шарының экологик моделен төзеп, аны видеога төшереп, “Росприроднадзор” сайтына урнаштырганнар, шунда ук үз теләкләрен язганнар. Бүген исә Марат Галиев сабыйларның теләкләрен үтәде – кемгә велосипед, кемгә роликлар, кемгәдер смарт-сәгатьләр бүләк итте. “Экология мәсьәләсенә битараф булмавыгыз өчен зур рәхмәт! Районыбызда шундый талантлы балалар булуына мин бик шат”, – дип белдерде депутат.

Алсу Ибраһимова,Фәридә Вилданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев