Депутат Марат Галиев уллары белән Эльбруска күтәрелде
Марат Галиев фикеренчә, альпинизм кешедә ихтыяр көчен ныгыта, үзең һәм янәшәдәгеләрең өчен җаваплылык хисен арттыра. Шуңа күрә ул улларына бу экстремаль тәҗрибәне өйрәтте.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиевның исеме бөтен Татарстанга, шулай ук аның чикләреннән тыш та билгеле. Марат Ибраһим улына районыбызда аеруча зур хөрмәт белән карыйлар, ул күп кенә хәйрия акцияләренең башлангычында тора. Аны үз фикерендә нык торучы, гадел, намуслы, максатчан һәм ярдәмчел кеше буларак беләбез. Бу күркәм сыйфатларны ул улларында да тәрбияләргә тырышкан.
Олы улы Роман күптән түгел Мәскәү дәүләт университетының икенче курсын, кечесе Артур Казан лицееның 9нчы сыйныфын тәмамлаган. Егетләр даими рәвештә спорт белән шөгыльләнәләр һәм актив ял итүне өстен күрәләр. Быелгы җәйдә Галиевларның тормышларында зур вакыйга булды: 20 яшьлек Роман һәм 16 яшьлек Артур әтиләре белән бергә Эльбрус тавына күтәрелде.
Галиевлар Минеральные Воды шәһәренә 8 июль кичендә килеп төшәләр. Анда төн куналар, ә икенче көнне иртән инструктаж үтеп, экипировка алалар һәм кирәкле документларга кул куйгач, Эльбруска таба юл алалар. Татарстанлылар штурм лагерына күтәрелгәндә, караңгы төшкән була инде.
Ял итү өчен дүрт сәгать вакыт кала.
“Йоклап китеп булмады. Төнге сәгать 12дә торып, кием- җиһазларны әзерли башладык. Лагерьдан төнге сәгать 2дә чыгып киттек. Һава торышы сәгать саен үзгәреп торды. Безнең файдага түгел. Төркемебездә 2 инструктор, мин, абый, әти һәм Сахалиннан бер эшмәкәр иде”, – дип сөйли Артур Галиев.
Тауга менә башлау белән аларның төркеме икегә бүленгән. Артур Сахалиннан килгән турист һәм инструктор белән беренче булып китә. Марат Галиев һәм аның өлкән улы Роман гид белән икенче төркемдә булалар.
“Авырганнан соң мин әле тернәкләнеп кенә килә идем, шуңа да миңа бик авыр булды. Без Артур төркеменнән бер-ике сәгатькә артта калдык, әкрен генә бардык, әмма барыбер икенче булдык”, - дип искә ала Роман.
Яшь кеше поход вакытында берничә тапкыр кире борылырга талпына, чөнки көче кими. Көчле җил һәм күз күреме бик начар булуы комачаулык тудыра. Шулай да чигенмәскә, якыннарыннан калышмаска үзендә көч таба ала.
“Әти белән без Артурның алда баруын белә идек. Без аның өчен борчылдык һәм аны куып җитәргә теләдек, әмма һава торышы каршылык тудырды. Алар кире төшә башлагач, без очраштык. Безгә максатыбызга ирешү өчен йөз метр чамасы калган иде, - дип искә ала Роман.
Артур ул көнне тау башына беренчеләрдән булып менсә дә, аның юлы җиңел булмаган. Таулар аның ныклыгын ике тапкыр сынаган: күтәрелгәндә дә, төшкәндә дә...
"Менә башлагач, кулымдагы таяк төшеп китте, иелеп аны алдым. Күтәрелеп карасам, алдымда беркем дә юк, караңгыда кайсы якка барырга белмәдем. Көчле җил аяк эзләрен секунд эчендә юкка чыгара. Күзлекләремне салгач, ерактан фонарь яктысын күреп алдым һәм йөгереп үземнекеләрне куып җиттем», - дип искә ала Артур.
Эльбруска күтәрелгәч, алар каршында пәйда булган искиткеч манзара юлдагы барлык авырлыкларны да онытырга мәҗбүр итә. Болытлар арасыннан берничә минутка гына кояш та күренеп ала һәм Кавказ тауларының бөтен матурлыгын күз аша кичерергә мөмкинлек бирә.
"Күтәрелеп 2-3 минут үтүгә, җил көчәйде, күрү мөмкинлеге 2 метрдан артмады. Аска төшә башлагач, көтелмәгән хәл булды: ялгыш бауга басып, таеп киттем һәм түбәнгә очтым, Сахалин егете Саша бу хәлне секунд эчендә чамалап, бозчапкычын карга кадады, һәм миңа егылырга ирек бирмәде»,- ди Артур Галиев.
10 июль көнне Эльбрус тавына 100гә якын һәвәскәр альпинист менәргә талпынып карый. Бу максатка дистәләгәне генә ирешкән. Шулар арасыннан аталы-уллы Галиевларның исемнәре дә Эльбрусны яулаучылар исемлегенә кертелгән. Алар истәлекле медальләргә, сертификатларга һәм, әлбәттә, әлеге сәфәрләре турында онытылмаслык кичерешләргә ия булдылар.
Гаилә башлыгының әйтүенә караганда, бу сәяхәт улларына бик уңай тәэсир иткән – алар тагын да бердәмләшкән, яшүсмерләргә хас булганча, хәзер юк-барга сүз дә көрәштермиләр икән. Афәрин, егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев