Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Депутат укучыларны виртуаль аралашуга сак карарга чакырды

Бу көннәрдә республиканың барлык мәктәпләрендә “Без – Россия гражданнары” парламент дәресләре уза.

Укучылар белән очрашуга Дәүләт Советы депутатлары да тартылды. Чөнки нәкъ менә алар парламентка – закон чыгаручы органнарга сайланган гражданнар. Саба һәм Мамадыш районнарына кураторлык итүче депутат Марат Галиев парламент дәресләре үткәрү өчен әнисенең туган авылы Килдебәккә кайткан иде. Ул мәктәп укучылары белән очрашуда ясаган чыгышында укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, читтән керә торган җитди мәгъ­лүмати йогынтыга һәм киң тарал­ган деструктив контентка каршы тору, шулай ук, Татарс­тан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, аг­росәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы буларак, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен алгы планга куйды.

“Депутат эшчәнлегенә кил­гәндә, ул беренче чиратта законнар чыгару, аларга  үзгәрешләр кертү белән бәйле. Чөнки дөнья көн саен үзгәреп тора, сез дә үсәсез. Законнар вакыты-вакыты белән планетадагы тенденцияләргә ияреп барырга өлгерә дә алмый кала. Мондый шартларда тормыш сыйфатын  яхшырту, бюрократизм барьерларын киметү аеруча мөһим. Соңгы вакытта без моңарчы игътибар биреп җиткермәгән экология проблемаларына да караш үзгәрә. 2022 ел ахырында Дәүләт Советы Татарстан Конституциясенә дә үзгәрешләр кертте: Президент атамасы Татарстан Республикасы Рәисе итеп үзгәртелде”, – диде Марат Ибраһим  улы һәм парламент дәресен алып баруның сорау-җавап шәкеленә  күчте.

Укучылар Россия Федера­циясенең, Татарстан­ның милли составы, халык саны темасын нигездә уңышлы уздылар.  Шулай да алар Саба районында күпме кеше яшәгәнлеген әйтергә кыенсынгач, депутат мәктәп педагогларына  әле бу юнәлештә эшләргә кирәклеген искәртте. Кешеләрне милләтенә карап сортлау, бер милләтне икенчесеннән аеру, бер-берсенә каршы кую сәясәтенең бәла-казаларга этәргеч бирүенә мисаллар китерде. Украинадагы вәзгыять моның ачык чагылышы.

Марат Галиев индивидка һәр­вакыт йогынты ясарга мөмкин икәнлеген ассызыклап, укучыларны социаль чел­тәрләрдә үз эзеңне калдыруга сак карарга чакырды.

“Һәркемнең йомшак ягы була. Кемдер озак, кемдер тиз уйлый. Шул алгоритмнар нигезендә социаль челтәрләрдә теркәлүчеләрне ниндидер максатларда файдалануы җиңел. Бирергә те­ләгән киңәшем шул: билгесез кешеләр тарафыннан сезгә тагылырга мөмкин булган бәйләнчек коткыга беркайчан да бирелмәгез. Вконтактеда яки башка мобиль кушымталарда сезгә дуслык тәкъдим итүче ул ясалма интеллект булырга да мөмкин”, – дип кисәтте депутат.

Укучылар бер сәбәпсезгә өйдә телефон актарып утыруның күпме вакытны алуын да исәпләп чыгардылар. Әйтик, көненә бер сәгатьтән алганда, бу ел буена ярты айдан артык гомерне әрәмгә үткәрү дигән  сүз. Депутат балаларны шул 1 сәгатьнең 15 минутын гына булса да китап укуга бү­ләргә чакырды.

Чыгышы ахырында укучы­ларның сорауларына биргән җаваплардан күренгәнчә, Марат Галиев – Дәүләт Советында законнар инициативасы бе­лән чыгучы, канун проект­лары эшләп парламентка тәкъдим итүче  иң актив депутатларның берсе. Гражданнардан кергән һәм хәл ителгән мөрәҗәгатьләр саны буенча да нәтиҗәле эшли.

Очрашу укучы кызның: “Кеше үз гомерендә хет бер тапкыр булса да нәрсә эшләргә тиеш?”– дигән соравына җавап эзләү белән тәмамланды. “Мөгаен, кеше кайчан булса да, кемгә булса да, мин сине яратам, дип әйтергә тиештер. Әмма ул сүзне тормыш итәр өчен иң якын кешеңне дөрес сайлаганына тәмам ыша­­нып җиткәч кенә әйтергә кирәктер. Ул сүз беренче тапкыр әйтелгәндәге кебек беркайчан да кабатланмый”, – диде Марат Галиев шактый уйланганнан соң. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев