Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Депутатлар бюджетның 2026 елга фаразланган керемнәре һәм чыгымнары күләмләрен расладылар

Сишәмбедә районы башлыгы Рәис Миннеханов рәислегендә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды.

   Беренче  көн тәртибе буенча 2026 елга һәм 2027-2028 елларның  план  чорына Саба  муниципаль районы  бюджеты турында  финанс-бюджет палатасы рәисе  Шәмсун Сөнгатов  чыгыш  ясады.  Депутатлар  бюджетның 2026  елга фаразланган керемнәре   һәм чыгымнары күләмләрен беренче укылышта   2 252 548,090  мең  сум  күләмендә расладылар.  2027 һәм 2028 елларның 1 гыйнварына Саба муниципаль районы муниципаль эчке бурычының югары чиге 0,000 мең сум күләмендә билгеләнде.

Алдагы  көн тәртипләре буенча башкарма  комитет җитәкчесе  Марат  Кәримов,  район башлыгы  урынбасары  Расих Закирҗанов,  юридик бүлек  начальнигы  Альберт Миникаев   чыгыш  ясады.  Башкарма  комитетның  структурасы расланды, Саба  муниципаль районы  Советының даими  комиссияләре төзелде,   Саба муниципаль районының  “Саба муниципаль районында муниципаль хезмәт  вазифалары турында”гы карарына  үзгәрешләр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев