Дус яшибез татар илендә
Матур кичә оештырыр өчен ни кирәк? Әлбәттә, иң беренче чиратта хыял. Шул хыялыңны тормышка ашырыр өчен синең уй-фикерләреңне хуплаучы, мөмкинлекләр тудыручы, үсендерүче җитәкчеләр булуы шарт. Шулай килешеп эшләгәндә генә хыяллар тормышка аша.
Син оештырган кичәгә килеп, алкышлап, үсендереп утыручы, барлык чыгышларга үзенчәлекле бәя бирүче тамашачы кирәк. Ә аны ялганлап булмый, аңа тамашаңны көчләп тагып, мәҗбүри яраттырып булмый. Ул йә шәп булды ди, йә ташлап чыгып китә.
Иштуган мәдәният йортында “Тюрагай” удмурт фольклор коллективының 20 еллык юбилее уңаеннан “Дус яшибез татар илендә” дип исемләнгән кичә исә бер сулышта үтте. Халыклар дуслыгын алга сөрүче бу кичәнең эчкерсез, самими үтүен язып кына да, сөйләп кенә дә аңлатып булмыйдыр. Моның өчен залда утырып һәр милләтнең чыгышын күзәтү, кабатланмас тамашаның шаһиты булу кирәктер. Үз телләрендә сөйләгән, җырлаган Шәмәрдәннән ”Тулган ай” (җитәкчесе Минҗиһан Галиева), Югары Шытсудан “Яшь күңел” (Рушания Салихова), Явлаштаудан “Кәнәфер” (Гәүһәрия Әхмәтҗанова) татар, Иске Икшермәдән “Сударушка” рус (Гүзәл Әхмәтҗанова), Балтачтан ”Вуюись” удмурт (Галина Петрова), Теләчедән ”Нардуган” керәшен (Татьяна Романова), Иштуганнан” Тюрагай” удмурт (Светлана Иванова) фольклор коллективлары чыгышларын тамашачы тәрҗемәчесез дә аңлады, чөнки коллективлар уртак телдә – сәнгать телендә чыгыш ясады. Тулы залның озак вакытлар алкышлавы да бу кичәнең югары дәрәҗәдә үтүен раслый. Халыклар дуслыгын ныгытудагы хезмәтләре өчен Татарстан халыклар дуслыгы йорты, район хакимияте, җирле үзидарә тарафыннан “Тюрагай”га бирелгән грамота, рәхмәт сүзләре дә бу кичәнең әһәмиятен арттырды, мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады.
Әгәр бәйрәмнең фойеда 1 сәгать буе, барлык милләтләрнең рус, татар, мари, удмурт көйләренә кушылып биюләр белән дәвам итүен чагылдырмасам, язмам тулы булмас иде. Дус яшик, татулыкка ни җитә!
Хәниф Тимербаев,
чараны оештыручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев