Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Эфирда –25 ел!

15 майда район башлыгы Рәис Миңнеханов карары белән “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе оешуга 25 ел тулды. Һөнәри бәйрәмебез – Матбугат көне дә әлеге айга туры килә.

«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе үзе­­нең 25 еллыгын аягында нык басып торып һәм республика телерадиокомпанияләре арасын­да лидерлар рәтендә  каршылый. 2000 елда  бу  таныш булмаган яңа юнәлешкә нигез салуның нечкәлекләрен әлеге эштә кайнаучылар  үзләре яхшы хәтерлиләрдер.  Тиз арада иҗатка гашыйк һәм  аны тоя, аңлый белүче  хезмәткәрләр тупланып, 7 июньдә беренче тапкыр FM 103,9 ешлыгында Саба  радиосы яңгырый.  Районыбыз тарихындагы әлеге  истәлекле көн якташларыбыз  өчен аеруча шатлыклы вакыйгага әйләнә. Телевидение аз гына соңрак– 25 ноябрьдә телевидение көнендә зәңгәр экраннар аша эфирга чыга.

“Саба дулкыннары” радиосы  беренче көн­нән 10 сәгать сөйләсә, 2018 елда  алынган   яңа лицензия нигезендә без  24 сәгать эфир киң­лекләрен яңгырата башладык һәм “Дулкын” ра­диосы булып республиканың  күп районнары буйлап  таралдык. Әлбәттә, 25 ел эчендә күп кешеләр килеп, үзләрен әлеге өлкәдә сынап карадылар.  Еллар  дәвамында хезмәт куючылар арасында  үзенең  матур тавышы,  үзенчәлекле аһәңе  белән  радиотыңлаучыларның хә­тер­лә­ренә уелып калганнары да бик күп. Мин  кайчандыр радио һәм телевидение эшендә көч куйган хезмәткәрләргә бик зур рәхмәтле.  Әм­ма  коллективта  үз эшенә чын күңелдән бирелгән фанатлар гына   эшләп калды”, – дип үзе җитәкләгән коллектив белән горурланып сөйли “Саба дулкыннары”  телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова.

 Тапшыруларны матур  итеп алып бару,  җырлар белән бизәү 23 ел радиода тавыш операторы булып эшләүче Илдус Әхмәтгалиевның  һөнәри осталыгына бәйләнгән. Ул тәүлек буе эшләүче радио программаларының камиллеге өчен армый-талмый хезмәт итә. Телевизион тапшыруларның баш мөхәррире Гөлназ Гатауллина үз эшенең нечкәлекләрен оста белүче, халыкка югары сыйфатлы итеп әзерләп эфирга чыгару өчен җан атып йөрүчеләрнең берсе. Радио тапшыруларны әзерләү, алга эш планнары төзү баш мөхәррир Гөлшат Галиәкбәрова җилкәсендә. Телеоператор Рәзил Нигъмәтов, корреспондент Альмира Мәүлетова  бераз соңрак килеп кушылсалар да, үз һөнәрләренә зур җаваплылык белән карыйлар. Әлбәттә,  үзләрен бу өлкәдә сынап караучы яшьләр дә бар.

Иң беренче чиратта җитәкчеләре Әлфия Га­лимҗан кызының  эшенә бирелгән чын профес­сионал булуы, яңадан-яңа идеяләре белән янәшәдәгеләрне  илһамландырып, үзе артыннан ияртә белүе  коллективны  югары баскычларга күтәрергә ярдәм итә. Тумыштан бирелгән сәләте өстенә, еллар дәвамында тупланган бай хезмәт тәҗрибәсен дә яшь буын белән бүлешеп,   көчен, вакытын да кызганмыйча халыкка хезмәт итүе нәтиҗәсендә   коллектив республикада үз урынын,  йөзен булдырды. 

“Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе башкалардан  иң беренче  турыдан-туры эфир­ларның күләме белән аерыла.

 “Без ир­тәдән кичке сәгать 8.00гә кадәр халыкны турыдан-туры эфирга чакырабыз. Микрофонга гына сөйләп калмыйча, халык белән җанлы элемтәгә керәбез. Чөнки тапшыруларны алдан яздырып, аны эфирга әзерләү өчен тәүлек буе эшләүче радионың мөмкинлеге  дә, аңа  ихтыяҗ да юк. Саба районы халкы радиода туры эфирда эшләргә өйрәнде дияргә  дә буладыр. Эфир дулкыннарында  күбрәк халык белән аралашуга корылган  тапшыруларны  булдырырга тырышабыз. “Сорау-җавап”, “Табышмаклар иленә сәяхәт”, “Син моны беләсеңме?” тапшырулары шундыйлардан. Күп вакыт бездән эфирда 24 сәгать эшләве кыен  түгелме, дип кызыксыналар.  Районыбыздагы  матур  күрсәткечле  хезмәт ияләре, республика күләмендә лидерлык итүче предприятиеләрнең эшчәнлеген яктырту – безнең төп бурычыбыз”, –дип сөйли Әлфия Мөбарәкова. 

Эшчәнлекләренең  аерылгысыз өлеше булып укучылар, яшьләрне эфирга чакырып журналистикага якынайту тора. Микрофон алдында сөйләргә өйрәнгән бала киң аудиториядән дә курыкмый. Атнага бер тапкыр “Мәктәпләр тормышыннан” дигән радио тапшыру,  зәңгәр экраннардан “Мәктәп ТВ” инде 20 ел дәвам итә. Күп балаларның журналистика белән кызыксынуы нәкъ менә шушы вакытта уяна. Биредә канат  ныгыткан Зөлфәт Зиннуров, Илфар Кәримов, Айзат Шәймәрданов инде республика күләмендә танылган журналистлар булдылар.

“Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе ел­дан-ел үсештә. Тапшырулар программасы  даими баетылу белән беррәттән, эшчәнлекләрен тагын да җәелдерү һәрдаим  күз уңында то­тыла.

“Район башлыгы Рәис Миңнеханов теләктәшлегендә ут күршеләребезнең дә матур эшләрен яктырта башладык. Теләче районында  штат корпусы булдырылып,  хәбәрләр  җиткереп торучы бер бүлегебез оешты.  Бу хакта ике район җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барылды. Гыйнвар, февраль айларында Теләче районыннан җитәкчеләр килеп радиодан чыгышлар ясадылар”, – дип таныштыра әңгәмәдәшем.

“Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе мә­дәният юнәлешендә дә зур эш алып бара. Әлеге компания 21 ел рәттән үткәрә торган “Кабак” бәйрәме республика дәрәҗәсенә күтәрелде.  Истәлекле  даталарга кагылышлы бәйрәмнәрне  район үзәгендә, “Ямьле Саба”  яр буенда танылган артистлар,  күренекле шәхесләр катнашуында оештыруның максаты артистларны халык белән тагын да якынайту, радиода яңгыраган  җырларның авторларын халык белән очраштыруга юнәлтелгән. Республиканың төрле министрлыклары үткәргән конкурсларда зур җиңүләр яулана.  Телерадиокомпанияне бизәүче  күп санлы  грамоталар, Дипломнар шуның ачык дәлиле.   Киләчәктә дә шушы югарылыкны саклап, тугры тамашачылар ихтирамы сезне яңа  башлангычларга рухландырып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев