Ел йомгаклары ни сөйли?
Яңа елның беренче рәсми эш атнасы терлекчелек тармагында 2025 ел йомгакларына багышланган киңәшмә белән башланды

Быел озаккарак та сузылган Яңа ел каникуллары узып китте. Бюджет учреждениеләре, аерым предприятиеләр ял иткәндә терлекчелек тармагында эш бер көн дә тукталмады. Сыер савучыларның, терлек симертүчеләрнең, бозау караучыларның хезмәт режимы үзгәрмәде. Әйтик, 10 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, район буенча һәр сыердан 27,8 килограмм сөт савылды, ә “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында әлеге күрсәткечне 38,2 килограммга җиткерделәр.
Гомумән, районда яңа елның беренче рәсми эш атнасы терлекчелек тармагында 2025 ел йомгакларына багышланган киңәшмә белән башланды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин катнашында Түбән Шытсу мәдәният йортында узган эшлекле сөйләшүгә хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, икътисадчылар чакырылган иде.
Идарәнең җитештерү бүлеге консультанты Илшат Нурмиев чыгышында әйтелгәнчә, былтыр һәр сыердан 10573 килограмм сөт савылган, роботлаштырылган комплексларда әлеге күрсәткеч 11405 килограмм булган. Бу – барлык җитештерелгән продукциянең 31 проценты дигән сүз. Саву залларында эшләгән терлекчеләр дә сынатмый. Әйтик, “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында сыерларның продуктлылыгын – 11401, “Игенче”дә – 10767, Арташ фермасында 10483 килограммга җиткергәннәр.
Район буенча тулаем алганда 2024 елга караганда 40536 центнер (103%) сөт күбрәк савып алынган. “Нырты” предприятиесендә һәм “Симет” җәмгыятендә 116 процент үсешкә ирешелгән.
Район терлекчеләре 2025 елда 53795 центнер (105%) мөгезле эре терлек, 105259 центнер (101%) дуңгыз ите җитештерделәр. Әлеге тармакта “Игенче” җәмгыяте нәтиҗәле эшли (7954 ц.). Җитештерү күләме ягыннан 2нче урында торган “Шытсу” предприятиесендә бу күрсәткеч 4575 центнер тәшкил итә.
Сыерлардан һәм таналардан барысы 14304, 2024 елга карата 68гә артык бозау алынды. Декабрь аенда район буенча планлаштырылганга карата 4 баш бозау кимрәк туды. Аерым хуҗалыклар буенча алганда саннар тагын да зуррак. Мисалга, “Юлбат” предприятиесендә декабрьдә 53 бозау алу көтелсә дә, 13кә кимрәк туган.
2025 елда терлекчелек тармагына сөт сатып алу бәяләре кими баруы тискәре йогынты ясады. Гыйнвар аенда хуҗалыклар продукцияне комбинатларның уртача бәяләреннән 48,45 сумга (НДС кермичә) тапшырса, декабрь аенда 36,78 сумга калды. Нәтиҗәдә көнгә 20 тоннадан артык сөт сатучы хуҗалыклар аена 6 миллион сумга якын акча югалтты.Терлекчелек – зур чыгымнар таләп итүче авыр тармак. Мондый шартларда продукциянең үзкыйммәтен киметү чаралары күрү, терлекләрне тоту шартларын, азыкның сыйфатын тагын да яхшырту көннән-көн зуррак әһәмияткә ия була бара. Шул максаттан саву заллары булмаган “Симет” җәмгыятендә, “Шытсу” предприятиесендә 2026-2028 елларда 600әр башка исәпләнгән сөт комплексларын төзү, “Явлаштау”да аның икенче чиратын быел ук сафка бастыру планлаштырыла. “Курсабаш”та, “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында 200 башка исәпләнгән сыерлар тораклары төзелешләре дә каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев