«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе старт алды
Ул республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәниятнә, рухилыгына, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклауга һәм җәмгыятькә тәкъдим итүгә юнәлдерелгән.
Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча билгелиләр: «Хатын-кыз – ана», «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык», «Хатын-кыз – галим», «Минем язмышым-минем һөнәрем (җитештерү өлкәсендә эшләүче хатын – кыз)», «Хатын – кыз – лидер», «Хатын-кыз – бизнес-леди», «Өченче буын героинясы», «Хатын-кыз-ел үрнәге», «Ир-ат-лидер», «Ир-ат-асыл йөрәк».
Бәйге Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уза. Аның оештыручылары булып «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы тора. Оештыручылар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе бар.
Бәйгедә катнашу өчен 2024 елның 27 ноябренә кадәр гариза җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон :89874139689 (район хатын-кызлар советы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев