Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Эльмира Газизова: Урман сулышын тоеп үскән кыз

Кечкенәдән урман җырын, агачларның шавын тыңлап үскән, шуларны күңеленә салып куйган Эльмира Газизова ата-бабалары эшен дәвам итүне үзенең изге бурычы дип саный. Урманчылар нәселенең дүртенче буын вәкиле булган Эльмира Васыйл кызы бүген үзе “Форест” бакча үзәген җитәкли.

   Лесхоз бистәсендә туып-үскән кызның табигатькә якынлыгы нәсел җепләре буенча туганда ук калебенә  салынган. Чөнки   бабалары Гыйззәтулла, Нурулла, әтисе Васыйл, әнисе Рәсүлә бөтен гомерләрен урман үстерү өлкәсенә багышлап, хезмәтләре белән данланган олуг шәхесләр. Нәсел җебе белән бирелгән сыйфатларның көчле булуына инанган  Эльмира да әлеге юлдан тайпылмаска дигән карарга килә.  Әтисе  Васыйл  Нурулла улы да төпчек кызын үзеннән ерак җибәрергә теләми. “Ике апаң Казанга китте, син беркая да китмисең, шушында каласың”, – дип еш кабатлый.

Туган төбәгеннән читкә китмәвенә бу сүзләрнең дә тәэсире зур булгандыр. Эльмира  Казан финанс һәм икътисад институтын тәмамлаганнан соң, 2010 елда икътисадчы буларак Саба урман хуҗалыгына эшкә кайта. Анда 11 ел эшләгәннән соң, 2021 елда ире Руслан белән киңәшеп, үзләренең эшчәнлекләрен башларга дигән ныклы карарга киләләр. Иң беренче өлкәннәрнең олы тәҗрибәсенә таяныла. Әлбәттә, әти кеше үзенең эшен дәвам итүче  кызының бу карарын хуплый гына. Инде Сабабаш авылы янында урнашкан питомникны Татарстанда гына түгел, Россиянең кайбер төбәкләрендә дә беләләр. “Форест” бакча үзәгендә ел саен 1,5 миллион данә ябык тамыр системалы үсентеләр үстерелә. Биредә төп өч юнәлештә: урман хуҗалыгы  өчен үсентеләр, декоратив куаклар һәм ләлә чәчәкләре үстерү буенча эшчәнлек алып барыла.  

  “Без икебез дә урманчылар нәселеннән. Ирем КХТИда инженер белгечлеге алган кеше буларак, аңа  хезмәтебезнең  техник ягы  якынрак  һәм ул шул юнәлеш белән шөгыльләнә. Мин иҗади өслектәрәк карыйм, шуңа да декоратив агачлар, бакчага дизайн, ләләләр үстерү миңа кызыклырак. Аннары мин әниемнең  җәй буе бакчада булуын күреп үстем. Ул аллы-гөлле чәчәкләр үстереп, бакчабыз  тирә-юньгә үрнәк булып, ямь биреп утыра иде.  Һәр үсемлек – тере организм. Аны бөтен яктан белү кирәк”, – ди Эльмира. Шуңа да эшмәкәр  әлеге өлкәдә белемен тагын да баету максатыннан төрледән-төрле  онлайн курслар үтә. Бу һәр өлкәдә дә шулай: эшнең бөтен нечкәлекләрен үзең белми торып,  уңышка ирешеп булмый. Шуңа да әлеге хезмәт чын мәгънәсендә агроном белгечлеге таләп итә.

Камиллекнең чиге юклыгы Эльмира мисалында да ачык күренә.  “Кышын төрле  курслар үтеп калырга тырышам. Үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан саклау, ландшафт дизайны, ылыслы үсемлекләрне ялгау буенча яңа  белемнәр үзләштерәм”, – ди Эльмира. Узган ел  ләлә чәчәкләрен үстерү үзенчәлекләрен өйрәнеп,  икенче ел рәттән  8 мартка райондашларыбызны сөендерергә уйлыйлар. Суганчалар  декабрь аенда ук утыртылган,  бүген шуларны тәрбияләү белән шөгыльләнәләр.  Питомникта ел буена эш тукталмый, бүгеннән үк яңа сезонга әзерлек бара.   Апрель-май айлары – биредә эшнең иң кызган чоры. Әлбәттә, һәр сезон яңа белем, яңа тәҗрибә, яңа борчулар да алып килә.  Агач үстерүнең  бик җаваплы һәм четерекле  хезмәт икәнлеге билгеле. Чөнки бу эштә табигать шартлары да зур роль уйный.  Үсемлекләр  үзебезнең климатка яраклаштырылсын өчен кышын урамда чыныгу узалар. Яз көне  көннәр җылыга барганда  кискен салкыннарның  әйләнеп килүе  үсентеләр өчен  иң куркыныч процесска әверелә. Еш кына агачлар яфрак ярганда, чәчәк атканда булган салкыннардан алар стресс ала. Шул ук вакытта тиз  арада табыш ала торган тармак түгеллеге дә аңлашыла. Бер үсентене үстерү өчен айлар гына түгел, дистә еллар кирәк. Әлеге эшкә җанын-тәнен биргән  ирле-хатынлы эшмәкәрләрнең максаты иң беренче чиратта халыкка сыйфатлы үсемлекләр тәкъдим итү,  үсентеләрне дөрес карау, үстерү алымнарын  өйрәтүгә, төпле киңәшләр бирүгә юнәлтелгән. “Эшчәнлегебезнең асылы – сатып алучыларга үзебезнең климатка яраклаштырылган агачлар тәкъдим итү. Бу - безнең өчен иң мөһиме.  Бер көнлек сатып алучылар дип түгел, клиентларыбызның ышанычын яуларга тырышабыз.  Шулай ук үзебезне зуррак аудиториягә күрсәтәсебез,  сатып алучыларыбызның географиясен дә киңәйтәсебез килә”, – ди ул.

Тормыш иптәшең белән икең бер өлкәдә эшләүнең уңайлымы-түгелме икәнлеге белән дә кызыксынмый булдыра алмадым. “Авыр  да, шул ук вакытта  уңайлы да.  Эштәге мәшәкатьләрне эштә калдырырга, өйгә алып кайтмаска кирәк, диләр бит. Өйгә керүгә, эшең турында онытырга кирәклеген искәртәләр. Әмма икең бер җирдә булгач, алай  мөмкин түгел.  Кичен дә, иртән дә безнең  шул ук тема дәвам итә, балалар да үзеннән үзе шуңа кереп китә. Хәер, әти белән әни гомер буе бергә эшләгәч, миңа таныш халәт инде,  мин аны күреп үскән кеше”, – ди Эльмира. Газизовларның матур, үрнәк гаиләсендә ике кыз тәрбияләнә. Раяна Саба урта мәктәбендә 4 сыйныфта  гел бишле билгеләренә генә укый, өстәмә инглиз, кытай телләрен үзләштерә. Дарьяна “Бәләкәч” балалар бакчасына йөри. Казан шәһәрендәге “Салаватик” балалар студиясендә татар теле, бию, җыр, актерлык  осталыгы  серләренә өйрәнә. Кызлар әти-әниләрен хәзердән үк уңышлары белән сөендерәләр, төрле конкурсларда катнашалар.

  Тынгысыз  йөрәкле, идеяләргә бай Эльмира Газизова һаман да эзләнүдә, хыяллары белән алдан бүлешергә яратмаса да райондашларыбызны һәм матурлык яратучыларны  сыйфатлы продукцияләре белән тәэмин итүдә алга куелган максат-омтылышлары зур һәм киңкырлы булуы билгеле.  Аларның барысын да чынга ашырырга көч-куәт өстәлеп торып, буыннардан-буыннарга күчкән династиянең тагын да дәвамлы булуын теләргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев