Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эльмира Шакирова: «8 март бәй­рә­меннән соң Рамазан аена аяк басабыз»

Безнең бәйрәм сораштыруы

Эльмира Шакирова, Өчнарат авылы:

Озын-озак кышлардан соң язга  аяк атлау, 8 март­ны каршылау  зур бәйрәм. Бу көнне бездә чә­чәк­ләрнең коллекциясе җыела: сабыннан ясалган гөл­ләмәләрдән башлап,  матур-матур гөлләр, тюль­паннарның  күп төрләре күзләрне иркәли.  Балаларыбыз килеп тәбрикли. Илләребездә тынычлык булып, үзебезгә үзебез күңеллелек эзләсәк, минемчә, һәр аткан таң үзе зур бәйрәмгә тиң.  Хатын-кызлар бәйрәме булгач, киленнәребезгә дә, балалар, оныкларга үзем дә бүләкләр ясарга яратам. Ил-көннәребез имин булып, хәерле язларны каршы алырга насыйп булсын! 8 март бәй­рә­меннән соң  Рамазан аена аяк басабыз. Изге айларга ирешеп, уразаларыбызны тотып, гомерләребезне гамәл-гыйбадәттә  уздырырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев