Эш күрсәткечләре уңай динамикалы хуҗалыкта
Сәхифәбез җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыятенә багышлана
Үз көчебез белән, үз вакытында
Шамил Зәйнетдинов, “Симет” җәмгыяте директоры:
–Җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыяте – районыбызның төньяк-көнбатышында, Арча чигендә урнашкан хуҗалык. 1930 елга кадәр Югары Симет, Түбән Симет авылларында яшәүчеләр бөртекле ашлык үстереп, киндер, җитен игеп көн күргән. Күмәкләштерү башлангач, ике авылда “Кызыл байрак” һәм “Үзәк” колхозлары төзелә. 1957 елда “Кызыл байрак” “Үзәк” колхозына кушыла. 2009 елда хуҗалыкка авыл исеме бирелеп, “Симет” җәмгыяте дип үзгәртелә.
Хәзерге вакытта хуҗалыкның 2324 гектар сөрү җирләре, 1270 баш терлеге бар. Авыл хуҗалыгы мәйданнары үзгәрми, малларның баш саны күбәя, шул ук вакытта эшләүчеләр саны кими бара. Димәк, хезмәт җитештерүчәнлеге арта дигән сүз. Хуҗалыкта 97 эшче исәпләнгән 2013 елда, мәсәлән, бер кешегә 393 мең сум тулай продукция җитештерелгән булса, былтыр бу күрсәткеч 1871 мең сумга җитте. 2022 елда кырларда, фермаларда һәм башка ярдәмче тармакларда 61 кеше хезмәт куйды. Һәркемнең үз һөнәре һәм ул аны үзе белеп, намус белән башкара. Сезонлылыгы белән аерылган кыр эшләре төгәлләнгәннән соң механизаторларның байтагы фермаларга килә. 2022 ел игенчелек тармагы өчен уңайлы елларның берсе булды. Бөртеклеләр – 1029, терлек азыгы культуралары 1248 гектарда игелде. Барлык чәчелгән культураларга тәэсир итүче матдәләрдә гектарына 72 килограмм минераль ашлама кертелде. Сабан культуралары тишелеп чыккач, тамырдан 1,5-2 центнер күләмендә аммиак селитрасы белән тукландырылды. Гомумән, барлык агротехник чаралар механизаторларның уртак тырышлыгы белән вакытында үтәлде. Табигать шартларының уңай торуы һәм бердәм хезмәт нәтиҗәсендә бөртеклеләрдән югалтуларсыз 37810 центнер уңыш җыеп алынды. Гектар чыгышы уртача 36,7 центнер тәшкил итте. 2021 ел күрсәткечләренә карата үсеш 183 процент булды. Уракта 4 комбайн катнашты, ашлыкны 4 “КамАЗ”ташып өлгереп барды. Барлык культуралар югалтусыз җыеп алынды. Амбарларга кайткан ашлык үз вакытында эшкәртелде.
Игенчелектә 43,266 миллион сумлык тулай продукт җитештерелде. Бөртеклеләрнең һәр гектарына 25240 сумлык чыгым тотылган булса, алынган керем 30740 сум тәшкил итте. Терлекләргә фураж итеп ашату өчен 19788 центнер ашлыкны келәтләргә урнаштырып, хуҗалыкта эшләүчеләргә 1128 центнер ашлык, пай җирләре өчен 1038 центнер бодай бирә алдык.
Азык культураларына килгәндә, 77000 центнер сенаж, 76000 центнер силос, 2500 центнер печән әзерләнде. Бер шартлы терлеккә уртача 45,1 центнер азык берәмлеге туры килде. Әлбәттә инде, көзге чәчүне озайтылган сменада башкарып, 2023 ел уңышы өчен дә нигез салдык. Минераль ашламаларны тәэсир итүче матдәләрдә ектарына 80 килограмм исәбеннән кертүне күздә тотабыз.
Терлекчелек тармагына килгәндә, сөт җитештерүдә үсеш 109 процент тәшкил итте. Сыерларның продуктлылыгы 6836 литрга җитте. Агымдагы елга бурыч – 7000 чиген узу. Былтыр беренче тапкыр ит җитештерү дә рентабельле булды. Гөлнара Хуҗина бозаулардан – 1068, Резеда Дәүләтҗанова –902, Зөлфәт Шириев үгезләрдән 949 грамм тәүлеклек үсеш алдылар. Башкаларныкы бераз кимрәк. Быел исә күрсәткечләрне 900-950 граммга җиткерүне максат итеп куябыз. Терлекләр өчен 47000 центнер сенаж, 45000 центнер силос, 3000 центнер печән әзерләргә кирәк булачак.
Төзелештә дә эшләр алып барылып, 2 сенаж траншеясе, яңа ашлык чистарту комплексы корылды, бозауларны салкын ысул белән үстерү торагы эшләнде, 200 башка исәпләгән таналар торагы сафка басып килә. Алга таба төзелеш эшләрен алынган керемгә карап алып барачакбыз. Безнең хуҗалык, читтән ярдәмгә таянмыйча, һәр эшне үз көче белән башкарып чыга. 2022 елның җәендә механизаторларга йөкләнеш аеруча зур булды. Иртә яздан көз ахырына кадәр ялсыз эшләделәр. Фидакарьлекләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Терлекчеләребезгә дә сәламәтлек, тагын да югары күрсәткечләргә ирешүләрен телим.
“Учак”ка күз тидермәгез”
Үз хезмәтен яратып, чын күңелдән тырышып эшләүче кешеләр ихластан сокландыра. Мәктәп тәмамлаганнан бирле фермада сыерлар савучы Гөлнара Шәеховага да шундый сыйфатлар хас. Ул эшкә кергәндә әле күбрәк кул көченә таянырга туры килә. Аннан соң инде 30 ел узган.
“Хәзер күпкә җиңелрәк. Торакта 4 кеше – Дамира Гәрәва, Гөлсирен Җәләлова, Гөлүсә Хассамова белән эшлим. Һәрберебез көнгә 3 тапкыр 50шәр сыер сава. Иртәнге 4тә киләбез дә эшли башлыйбыз, аннары көндезге савым. Кичкесенә сәгать 4ләрдә киләбез. Хезмәт хаклары әйбәт. Вакытында түлиләр”,– ди Гөлнара.
Илле сыер арасында аеруча мул продукцияле сыерлар байтак икән. Әйтик, “Умырзая” дигәне 30 литрдан артык сөт бирә. “Учак” атлысы да аннан калышмый.
“Алар белән кешегә эндәшкән кебек сөйләшеп йөрибез. Исемнәрен аңлыйлар, борылып карыйлар, сау инде мине, дигән шикелле мөгри башлыйлар. Күзегез каты түгелме? “Учак”ка күз тидерә күрмәгез”,– дип сүзен дәвам итә алдынгы савымчы.
Ул декабрь аенда һәр сыердан 444.8 литр сөт савып. 1нче урынны алган, ел буена 24943 центнер продукция җитештергән. Хуҗалыкта әле заманча типтагы саву заллары юк. Әлеге күрсәткечләргә саву аппаратларын сөтүткәргечләргә тоташтырып эшләү шартларында ирешкәннәр. Зоотехник Айнур Нуриев әйтүенчә, сыерлар 25 литр сөт бирүгә исәпләп төзелгән рацион нигезендә ашатыла. Бер центнер продукция җитештерүгә 100 килограмм азык берәмлеге тотыла.
“Торакка азыкны трактор көнгә ике тапкыр кертә. Сыер савучылар үз эшләрен белә, азыкның әрәм-шәрәм ителүенә юл куелмый”,– ди белгеч.
Сынауларда сынатмаска
Хуҗалыкның тырыш механизаторы Рөстәм Шәйдуллинны парк остаханәсендә очраттык. “МТЗ-1221” тракторын ремонтлый, язгы кыр эшләренә әзерли иде. Запас частьләр белән тәэмин ителгән. Чын җир кешесе ул. Унөч ел башмаклы “ДТ-75” тракторы штурвалын тарткан кеше турында башкача әйтеп булмый. Ул сиңа көпчәкле техника түгел.
“Мин армиядән кайтканнан соң, 1997 елдан бирле колхозда инде. 2010 елда дизельне җигүле атка алыштырдым. Ун ел фермада малларга азык керттем. Аннары кабат техникага – “МТЗ-1221”гә утырдым. Язгы кыр эшләрендә катнаштым, чәчү агрегатында ашлама керттем, сенаж ташыдым. Хуҗалыкта мондый маркадагы тагын ике тракторда Илнар Ибраһимов белән Илшат Махиев эшли. Барыбыз да 2023 ел сынауларына әзерләнәбез”,– ди Рөстәм.
2022 елда механизаторлар арасында иң яхшы күрсәткеч аныкы. Барысы 363 норма/смена үтәп, 3684 эталон/гектар эш башкарган. Исәбе – быелгы сынауларда да сынатмаска.
Игенче язны көтә
Илнар Ибраһимов уңыш язмышын хәл иткән комбайнчылар арасында иң яше. Техникасы да өр-яңа. 2021 елгы “Палессе” комбайнында беренче сезонын эшләп, 379 гектарда иген урган, 13466 центнер ашлык суктырган.
“”Палессе”ны бик ошаттым. Быел бөртеклеләр мул уңыш бирде, 13-15 бункер тутырган көннәр булды. Бигрәк тә арпа, бодай басулары куандырды. “Палессе”га утырганчы “ДОН”да эшләдем. “МТЗ-1221” дә язгы чәчүдә булдым, сенаж ташыдым. 1999 елдан бирле техникада инде мин. Илшат Галимов, Данис Шәрифуллин, Илнар Шәйхуллин белән дүртебезгә 40 мең центнерга якын ашлык суктырдык”,– ди Илнар.
Хәзер ул уракта булган бөтен авырлыкларны онытып, күңеле белән язны, аннан җәйне көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев