Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Белгечләр эш урынында физик активлыкны арттыру кирәклеге турында кисәтәләр

16 -22 июнь көннәрендә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы инициативасы белән физик активлыкның мөһимлеге турында мәгълүмат бирү атналыгы уза.

Көндәлек физик активлыкны ничек арттырырга?

Физик активлык (ФА) — сәламәт яшәү рәвеше алып баруның бер чарасы булып тора.

Физик активлыкны арттыру өчен эш урынында физкультура тәнәфесләре үткәрү киңәш ителә.

  Эш көне дәвамында физик активлык өчен 5-7 минутлык кыска паузалар үткәрү - аерым хезмәткәрнең дә, бөтен коллективның да гомуми физик халәтен яхшырту юлында беренче адым булырга мөмкин.

 Эш урынында хезмәттәшләрең белән телефон аша гына түгел, эш өстәле яныннан кузгалып китеп, янына барып аралашу да физик активлыкны күтәрә. Әгәр дә лифт урынына баскычлар буйлап хәрәкәтләнсәк (һәрвакыт «аяк астында» булган бушлай тренажер) бу өстәмә уңай физик йөкләнеш, ягъни сөяк-мускул аппараты өчен генә түгел, йөрәк-кан тамырлары һәм үпкә системалары күнегүләре дә булачак. Бу йөрәкне дә, аякларны да ныгыта торган үзенчәлекле кардиотренировка.

Эшнең бер өлешен аягүрә басып башкару һәм аягүрә эшләү урыннарын кертү күп вакытларын эш өстәле артында утырып уздыручы хезмәткәрләр өчен бик яхшы карар булырга мөмкин.
 

Күнегүләр мисалларын карау өчен, сылтама буенча узыгыз: https://gnicpm.ru/articles/informaczionnye-materialy/ofisnaya-gimnastika.html

Район үзәк хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев