Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшмәкәрләргә үз бизнесларын алып баруда мөмкинлекләр арта

Сабада булган «Ачыктан-ачык сөйләшү»дә шул хакта сүз алып барылды

 

 

 

    

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча иҗтимагый кабул итү вәкаләтле вәкиле Татарстан Республикасы муниципаль районнары эшкуарлары өчен күчмә бизнес-интенсивлар сериясен уздыруны дәвам итә. Чаралар «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында уздырыла һәм муниципаль районның эшлекле берләшмәсе вәкилләренең үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук интернет-сәүдә һәм логистиканы үстерү мөмкинлекләре турында мәгълүматлаштыруны максат итеп куя. Саба эшмәкәрләре өчен вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиевның җәмәгать кабул итү бүлмәсе бизнес-интенсив узган атнада “Сабантуй” спорт комплексы  актлар  залында  үткәрде. Сөйләшүгә авыл (шәһәр) җирлекләре башлыклары  да  чакырылган  иде. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Рәис  Миңнеханов чыгыш ясады.

“Инде  сез эшегез өчен  мөһим  күп законнарны беләсез. Шулай да файдалы мәгълүматны эшмәкәрләр хокукларын яклаучыларның үзләреннән ишетү яхшырак. Шуңа күрә актив булыгыз, тарсынып тормагыз. Кем  эшләми, шул  гына  ялгышмый. Бизнесны башлавы авыр, аннары җайланып китә. Районда бу юнәлештә  күп  эшләнә, шулай да теләкләр тагын  да зуррак. Проблемалар да  килеп  чыга. Махсус  хәрби  операция  башлангач, без кадрларның дефицит  икәнлеген аңладык. Үзбәкстаннан, Тажикстаннан кергән эшче  куллар кимеде. Бүген Үзбәкстаннан килгән  коллегалар белән очрашуда  да шушы мәсьәлә күтәрелде. Хезмәт ресурслары белән ярдәм итү турында сүз булды. Нигездә  килештек  кебек. Ләкин үзебезнең кадрларга исәп  тотарга   кирәк. Беренче  чиратта үз балаларыбызны хезмәткә  әзер  алмаш итеп тәрбияләргә тиешбез.  Авыл  җирлекләре башлыклары,   сез  дә  яшьләрнең  киләчәк  планнары белән кызыксыныгыз. Алар кем булырга тели, белеп тору  кирәк. Безнең  өчен   читтән килеп кадрлар  әзерләп   бирмәсләр”,– диде район җитәкчесе залдагыларга   мөрәҗәгать итеп.    

    Киләчәкне бүгеннән кайгырту зарурлыгы турында да әйтелде. Районда индустриаль паркның  дәвамы булып, азык-төлек   кластерына нигез салу бара. Димәк, кадрларга ихтыяҗ артачак.   

    Эшкуарларга килгәндә, аларга үз бизнесларын алып бару  мөмкинлекләре елдан-ел киңәя. Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе, “Маркетплейс.Легко” электрон сәүдә үзәге» мәгариф программалары бүлеге җитәкчеләре Евгений Безроднов һәм Айдар Идрисов, "Контейнер логистика үзәге" башкарма директоры Анна Гурьянова, “Ясный план”  консалтинг компаниясе җитәкчесе Данил Солтанов чыгышларыннан әйтелгәнчә, хәзер аларга дәүләт ярдәменең нинди генә юнәлешләре юк! Чит илгә товар сатасың  киләме – булышлык көт. 2023 елда җитештергән продуктларын экспортка чыгару   килешүләре  төзүчеләргә контракт бәясе 1 миллион доллардан артканда 0,1 процентлы  еллык ставка белән  300 меңнән 5 миллион  суга  кадәр  микрозаем  алырга була.  Экспортерлар күршедә генә. Мәсәлән,  Кукмараның “Татар балы” кооперативы Казахстанга продукция  чыгара. Биектаулылар конфет  сата. Экспортка дигән товарны транспортлау, маркировкалау  чыгымнары 80 процентка  кадәр дәүләт катнашуында финансланырга  мөмкин.

   “Ачыктан-ачык сөйләшү”дә интернет-сәүдәгә дә зур урын бирелде. Бу  мәсьәләдә  кызыксыну арта. 2022 елда онлайн-базарның 45 проценты маркетплейсларга туры   килгән.

    Дәүләт кыенлыклар  килеп туганда да  эшмәкәрләрне  яклау  чаралары   күрә. 2023 елда республика бизнес-омбудсмены  адресына 552 мөрәҗәгать  кергән һәм 70 процент очракта бизнес  кешеләренең  мәнфәгатьләре канәгатьләндерелгән. 

    Эшкәмәрлекне үстерүдә бары тик ришвәтчелеккә генә урын юк. “Бизнес коррупциягә каршы” иҗтимагый процедуралар үзәге башкарма директоры урынбасары Булат Бисеров чыгышы  слайдларыннан  күренгәнчә, башкарылган (башкарасы) гамәлләр өчен юридик зат исеменнән законсыз акча бирү (бүләкләү)  кимендә бер миллион сумлык административ штраф салуга сәбәп була.

    Чыгышлардан  соң интенсивның модераторы Рания Шәрәфиева алдагы  көн тәртибен игълан итсә дә, экспертларга сораулар бирүчеләр табылмады. Эшмәкәрләрдән, кызыксындырган мәсьәләләр буенча элемтәгә чыгачакбыз, телефоннарын алдык яисә  мондый  сөйләшү булган  иде, дигән   сүзләр генә ишеттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев