Эзмә авылы мәдәният йортында артериаль гипертония белән авыручылар өчен әңгәмә узды
Кан басымың югарымы, вакытны сузма табибка күрен
Очрашу халыкка әлеге киң таралган авыруны профилактикалау һәм дәвалау турында мәгълүмат бирүне арттыру өчен оештырылды. Очрашу барышында барлык теләүчеләрнең кан басымын үлчәделәр. Пациентлар тест уздылар һәм үзконтроле көндәлеген алып бару буенча тәфсилле инструкцияләр алдылар.
ФАП фельдшеры Садриева Зөһрә Рәмзил кызы табиб Шәрипова Гөлсинә Азат кызы белән бергә слайдлы презентация үткәрде. Лекциядә төп сораулар: артериаль гипертензия нәрсә ул, аның барлыкка килү сәбәпләре, диагностика методлары, дәвалауга заманча якын килүләр һәм кан басымын төшерү ысуллары яктыртылды.
Психолог Обдирщикова Обиса Николаевна катнашучыларга артериаль кан басымын төшерергә һәм стрессны җиңәргә ярдәм итүче сулыш практикаларын күрсәтте. Белем бирү өлешеннән соң оттырышсыз лотерея булды. Төп призны — электрон тонометрны — катнашучыларның берсе алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев