Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эзмә авылында яшәүче Җәүһәр Фазлый кызы Фәйзуллинага 90 яшь

Юбилее уңаеннан аны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, җирлек башлыгы Райнур Әхмәтов, “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе исеменнән Нияз Галиев котлады

Бүген Эзмә авылында   яшәүче Җәүһәр Фазлый кызы Фәйзуллинага 90 яшь тулды. Юбилее уңаеннан аны  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, җирлек башлыгы Райнур Әхмәтов, “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе исеменнән Нияз Галиев котлап, сәламәтлек,  балалар-оныклар игелеге  күреп  яшәвен теләделәр.

Җәүһәр Фәйзуллина 1934 елның 10 мартында Иләбәр авылында туган. 1959 елда Эзмә егетенә кияүгә чыга. Биш бала – бер  ул, дүрт кыз  үстерәләр. Җәүһәр Фәйзуллина гомере буе Киров исемендәге колхозда эшли, культуралы көтүлектә ясалма  сугару юлы белән күпьеллык үлән  үстерә. Юбилярның  7 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта кызы Миңсәрия белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев