Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Эзмәдә яшәүче Зәкиябану Фазлыеваны 98 яшь тулуы белән котладылар

Юбилярга В.В.путинның котлау хатын Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча «Балкыш» үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин тапшырды.

   Фазлыева Зәкиябану Фазлый кызы 1928 елның 28 февралендә Иләбәр авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе Фазлый - колхозда төрле эштә эшли, ул бик оста тегүче булган. Авыл халкына матур киемнәрне оста һәм матур итеп тегеп сөендергән. Әнисе Камилә дә, колхозчы булган. Йөрәк авыруы сәбәпле, кызганчка каршы, ул бик иртә дөньядан киткән...

  Зәкиябану 7 сыйныф белемне Шекше авылы мәктәбенә йөреп ала. Сугыш вакыты булганлыктан, башка гаиләләр кебек үк, бик авырлык белән көн күргәннәр, хәттә ашарларына да ризык булмаган. Шулай булса да, Зәкиябану кыз туганнары белән тырышканнар, башка балалар кебек, укып белем алганнар.

 Сугыш башланган вакытта Зәкиябануга 13 яшь була. Бер ваемсыз уйнап йөргән җиреннән: ”Сугыш башланган!”- дигән куркыныч хәбәрне ишетеп, куркып кала. Хатын-кызлар ирләрен сугышка озаталар, елашалар, авыл ыгы-зыгы килә. Шул көннән башлап балалар җилкәсенә олылар эше йөкләнә. Көндез эштә, ә кич белән клубка җыелып сукыр лампа яктысында сугыштагыларга оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Зәкиябану кечкенә генә гәүдәле булса да, әнисе авыру сәбәпле, кечкенәдән барлык эшләрне дә өйрәнә, фермада да эшләргә туры килә. Аның 6 җигә торган үгезе, 6 савым сыеры була. Үгез җигеп йөрүне хәзерге балалар күз алдына да китерә алмыйлар. Менә шушы авыр хезмәттән соң да яшьләр, аякларында чабата, өсләрендә барлы-юклы кием киеп булса да, клубта җыелышып вечерлар оештырганнар. Тизрәк сугыш бетсен иде, дип  җырлар җырлап, күңелләрен күтәргәннәр, шулай юанганнар.

Зәкиябануларның өй эченнән сугышка китүче булмаган. Фазлый бабайның яше олы булганлыктан, ул сугышка ярамаган. Аңа ул вакытта инде 60 яшь булган.

 “Сугыш беткән!”- дигән хәбәрне, Шәмәрдәнгә катык сатарга менгән җирдән ишетеп төшәләр. Ул вакытта бала-чагалар шулай Шәмәрдәнгә менеп катык сатканнар, чөнки налоглар күп була. “Шәмәрдән тулы солдат, поезд килеп туктаган, бөтен халык шау-гөр килә, оркестр уйный иде” – дип искә ала Зәкиябану әби.

 Сугыш бетүгә карамастан, тормыш авыр була, әле колхозлар аякка басмаган, күп ирләр сугыштан кайтмый. Кайтканнары да яраланган, шунлыктан бөтен авырлык хатын-кыз, балалар җилкәсенә төшә.

Ничек кенә булса да вакыт үтә, Зәкиябану матур кыз булып җитлегә. Сугыштан кайткан Эзмә авылы егете Нәкыйпне яр итеп сайлый. 1950  елның 5 апрелендә гаилә корып, вербовка белән Казахстанга эшкә китәләр. Анда эш авыр була, бик зур көч түгеп эшләргә туры килә. Бу чорда Наил һәм Рафаэль исемле малайлары туа, ләкин алар кыска гомерле булалар. Озак та үтми алар Свердловск өлкәсе Түбән Тура шәһәренә күченеп китәләр. Анда Ринат, Әлфия, Гөлсинәләре туа. Менә шулай матур гына яшәп ятканда, авылга кайтыйк дигән карарга киләләр.

 Авылга кайткач та югалып калмыйлар, өй салып матур гына яшиләр. 1967 нче елда кече кызлары Гөлфия туа. Зәкия әби балалар да карый, шул ук вакытта колхоз эшеннән дә калмый. Әле өстәвенә кайнатасы белән кайнанасын да тәрбияли. Алар шулай бергә бик тату, матур яшиләр. Зәкиябануның Әлфия исемле кызы тумыштан  авыру бала була, әби аны 59 яшенә кадәр тәрбияләп соңгы юлга озата.

Нәкыйп бабай белән Зәкия әби бергә 55 елга якын гомер итәләр. Тормышта төрле авырлыклар очраса да, бер-берсен хөрмәт итеп, өлкәннәрне зурлап, дус-тату яшиләр. “Хәзерге яшь гаиләләр дә бер-берләрен хөрмәт итеп, өлкәннәрне зурлап, яшәсеннәр иде” – дип киңәш бирә Зәкиябану әби.

 Зәкиябану Фазлый кызының медальләре, сугыш вакытында эшләгән өчен бирелгән мактау кәгазләре, грамоталары бик күп. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны дигән мактаулы исемгә лаек.

Зәкиябану әбигә  программа нигезендә яңа, барлык уңайлыклары булган  йорт салыпнып бирелә. Зәкиябану әбинең хәзерге тормышы бик рәхәт, ул матур, җылы, якты өйдә гомер кичерә. Бүгенгесе көндә Зәкиябану әбине ике кызы – Гөлфия һәм Гөлсинә тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев