Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«Ура, авылга!» проектында катнашучылар Эзмәнең Тукай урамына сәяхәткә чыкты

Эзмә авылының бер урамына Тукай исеме бик урынлы бирелгән кебек. Нигә дисәк, андагы йортларда әдәбиятка, иҗатка, сәнгатькә тартылган кешеләр дөньяга килгән.

Узган атнада мәктәпнең “Ура, авылга!” лагеренда ял итүче балалар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее белән бәйләп, өлкән әйдаманнары Нәфисә Җиһаншина җитәкчелегендә шушы урамга сәя­хәткә чыктылар.

Беренче тукталыш Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Фәнил Мәүлетов туган йорт янында ясалды. Күршем күп еллар “Саба таңнары” газетасы редакциясендә  эшли,  шигырьләр, юмористик әсәрләр иҗат итә. Ул балаларга бакчаларындагы өч аерчалы каен агачы башында тактадан өйчек (штаб) ясап, шунда шигырьләр язуы, яшьтәшләре клуб кинобудкасында карта  уйнаганда Иләбәр авылындагы китапханәгә йөреп, андагы китапларны укып бетерүе турында сөйләде. Тукайга багышланган шигырьләрен укыды. Аның бертуган сеңлесе Фәнүрә дә – шагыйрә. Вафатынннан соң абыйсы “Күңелем серләре” исемле китабын бастырып чыгарды. Ә туганы Гөлфия Мәүлетова (Фәйзерахманова) «Йөрәк уты» дигән шигырьләр җыентыгы авторы. Бер нәселдән өч шагыйрь!

Фәнилнең уң як күршесендә яшәүче Расыйх Фатыйхов та сәнгать кешесе. Мәктәптә укыганда  ук рәсем   ясау остасы иде, стена  газеталарын бизәде. Сигез ел белем алгач, Сабада ташчы һөнәрен үзләштерә, механизаторлыкка да укый. Аннары күңеленә нидер җитмәгәнлеген тоеп (куллары башка эш сорый) Казанга сәнгать училищесына китеп бара. “Бик ошады,  агачтан  ясалган эшләнмәләр гаҗәпләнү катыш соклану тудырды, шаккаттым.  Мин дә шулай булдыра  алырмынмы икән дип  уйладым. Өйрәттеләр, нәселдән дә  килә торгандыр. Абыйларым да рәсемнәрне бик оста ясыйлар иде. Армиядә дә кулым белгәнгә офицерлар бик  яраттылар. Солдаттан  кайткач, колхозда  рәссам-бизәүче эшләдем. Мәктәптә балаларга хезмәт, рәсем, сызым дәресләре бирдем”, – дип  сөйләде Расыйх. Ул иске йортларында остаханә булдырып, станоклар сатып  ала һәм агачка  уеп-чокып төрле гравюралар, өстәл-урындыклар, шкатулкалар, сувенирлар ясый. Табигатьтә  йөрергә ярата. Үзләренең формасы, текстурасы яки бизәге белән ниндидер башка әйберне: җанварны, предметны, кешене яки хәтта абстракт образны хәтерләтә торган ташлар яки корыган агач ботаклары табып  алса, буяп-эшкәртеп сәнгать әсәренә әверелдерә. Расыйхның агачны уеп мәһабәт атлар һәм болындагы чыбыркылы көтүче (учагына  кадәр  яна) төшерелгән ике зур картинасы озак  еллар “Игенче” хуҗалыгы административ бинасының холлын бизәде.

Өченче тукталышта Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Бәллүр каләм” иясе, 14 китап авторы Гөлсинә Галимуллина үзе үскән йорт янында иҗаты белән таныштырудан бигрәк, балаларның киләчәк хыяллары белән кызыксынды, сайларга җыенган һөнәрләренә кагылышлы киңәшләр бирде, тормыш планнарын чынбарлык итү серләрен уртаклашты. Ягъни һәрвакыттагыча оригинал булып калды.

Дүртенче тукталышта Нәфисә Җиһаншина балаларга Алим Галимуллин командасы төзекләндергән  “Иҗат чишмәсе” тарихын сөйләде. Аның саф суын эчкәч, “Урра, авылга” проектында  катнашучылар вожатый апалар оештырган Тукай викторинасында катнаштылар.

Көннең иң тәмле мизгеле “Татар коймагы” остаханәсе иде. Айсылу Маннанова һәм Рәзифә апа Яруллина балаларга мичтә чын татар коймагы пешерү серләрен өйрәттеләр, мастер-класс үткәрделәр. Көн ахырында балаларга су шешәләре бүләк ителде, алар чишмәнең саф суын тутырып, өйләренә дә күчтәнәч алып кайтты. Чарада алган тәэсирләрдән балаларның күзләрендә ялтыраган очкыннар кич буе сүнмәде. Лагерьда Екатеринбург, Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрдән, республика районнарыннан   килгән балалар  да   ял итте. Бу көн авыл өчен иҗат,  милли гореф-гадәтләребезне яңадан ачкан матур бәйрәм булып истә калды! «Ура, авылга!» проектын «Яшьлек» яшьләр үзәге белән берлектә оештырылган Сабантуй  тәмамлады.

Чулпан Вайсова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев