Сабада Фәргать Нәбиуллин истәлегенә ачык көрәш турниры узды
Ярышка Казаннан (Зилант спорт клубы) , Саба, Питрәч, Арча, Теләче, Балтач, Балык Бистәсе, Биектау, Кукмара районнарыннан 150дән артык яшүсмер килгән иде
Бүген Сабада Татарстанның атказанган төзүчесе, татар көрәшенә күп көчен биргән шәхес Фәргать Нәбиуллин истәлегенә ачык көрәш турниры булды. Ярышка Казаннан (Зилант спорт клубы) , Саба, Питрәч, Арча, Теләче, Балтач, Балык Бистәсе, Биектау, Кукмара районнарыннан 150дән артык яшүсмер килгән иде. Хәтта Мари Иленнән дә көрәшчеләр бар иде. Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов, Фәргать Әһлиулла улының бертуганнары, тормыш иптәше Люция ханым, уллары Илнар, Илназ, дуслары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре катнашты.Соңыннан барысы да Фәргать Нәбиуллинның каберенә зыярәт кылдылар.
Фәргать Нәбиуллин 1961 елның 28 октябрендә Югары Шытсу авылында туган. Күпьеллык хезмәтен “ПМК-159” оешмасында төзелеш тармагына багышлаган җитәкче, юбилеена килеп җитәргә ике ай кала, 2021 елның 30 августында арабыздан китте. Фәргать Әһлиулла улы үзенең кыска гына гомерендә күп эш башкарырга өлгерде. Ул җитәкчелек иткән оешма сафка бастырган объектлар мактаулы төзүченең фидакарь хезмәтенә һәйкәл булып калды. Кеше буларак, дуслары, фикердәшләре, эчкерсезсезлеге, күркәм сыйфатлары өчен хөрмәтләүчеләре күп иде.
“Районыбызда төрле ярышлар үткәрелеп тора. Фәргать Әһлиулла улы истәлегенә көрәш – шуларның берсе. Ул беренче җиңүләргә келәм аша килгән егет. Кулына сөлге урап мәйданга чыгучы беренче чиратта үзен җиңгән кеше. Нинди генә спорт төрен алма, кем белән ярышасың, шуның белән дус буласың. Келәмдә ул – көндәш, ә тормышта – якын дустың. Фәргать тә шундый егет иде: келәмдә ничек көрәште, тормышында да шулай көрәшеп яшәде. Кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт югары нәтиҗәләргә иреште. Кемнең кем булуына карамастан, аңа карата һәрвакыт кешелекле булды. Беркайчан да “юк” димәде, булышырга тырышты. Сез аның истәлеген зурлап төрле районнардан килгәнсез. Киләчәктә барыгызга да эшчән, батыр булырга, зур уңышларга ирешергә язсын. Оештыручыларга да, тренерларга да зур рәхмәт. Балаларны көрәшкә өйрәтү – ул аларны тормышка әзерләү дигән сүз”, – диде район башлыгы Рәис Миңнеханов турнирны ачканда.
Спорт чараларының кемгәдер багышлап үткәрелүе аны дәрәҗәле итә, үзенә күрә бер яңгыраш бирә. Әмма аңа карап кагыйдәләр үзгәрми. Көрәш уен уйнау түгел. Бар нәрсәгә дә әзер булып чыгарга кирәк келәмгә. Хәзер нинди генә спорт секцияләре юк районда! Газиз балаларының нәкъ менә көрәшне сайлауларына каршы килмәгән ата-аналарга рәхмәт.
“Турнирда кемдер җиңәчәк. Ә икенчеләр алардан батыр калырга өйрәнәчәк. Бәйге дүртенче ел үткәрелә. Безнең өчен бу зур вакыйга. Гомерлек истәлек. Ел саен көтеп алабыз. Икенче яктан, әтинең безгә биргән дөрес уй-фикерләрен яшҗ егетләргә тапшырасы килә. Гаилә башлыгы бит ул иртә чыгып китә, эштән соң гына кайта. Тынгысыз иде. Ярышны карарга әтинең чын дуслары, уртак хезмәт тарихлары булган кешеләр килгән. Безнең өчен бик куанычлы хәл. Ә көрәшчеләр келәмгә атлыгып торулары аеруча сөенечле”, – диде Фәргатьнең улы Илназ.
Турнирны авырлыклары ике потка да тулмаган малайлар башлады. Алар әле бик тә эмоциональ, җиңеләчәкләрен сизүгә, чырайлары сытыла, күзләре яшьләнә. Кечкенә йодрыклары белән келәмгә сугалар. Ятып еламыйлар гына инде. Нишлисең, 28 килограммга кадәрге үлчәүдә Кукмарадан килгән Әмир Рәхимҗановка Саба һәм Иске Икшермә үсмерләре каршы тора алмадылар шул. Әмирне иң яхшы бросок (татарчасы алып ыргыту буладыр инде) ясаганы өчен аерым да бүләкләделәр. Мари Иленнән Рамзан Хәмзинны да тренерлары юкка гына алып килмәгәннәр. Ул 32 килограммга кадәрге категориядә беркемгә дә оттырмады. Авырлыклары ярты центнерга җиткәнннәр инде еламый. Килешми. Әйтик, 13-14 яшьлекләр арасында призлы урыннарны Кукмара, Арча, Балык Бистәсе егетләре алды. Сабадан Эльмир Рәхимовны исә җиңүгә омтылганы өчен бүләкләделәр. Югары Симеттән Инсаф Әхмәдуллин белән Теләчедән танылган көрәшчеләр гаиләсеннән Илдан Гыйниятуллин да (70 кг.) озак көрәште. Көчләр тигез иде. Улы өчен келәм читендә Татарстан һәм Россиякүләм ярышларның күп тапкырлар җиңүчесе булган Илдар Гыйниятуллин җан атты. Ахырда авылдашлары көч биргән Инсаф өстен чыкты.
Ачык турнир нәтиҗәләре шундый:
2012 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында
25 кг:
1. Әскәр Кәнәфиев (Саба).
2. Ранил Шәвәлиев (Саба);
3. Раил Шәвәлиев (Саба);
28 кг:
1. Әмир Рәхимҗанов (Кукмара).
2. Райнур Садретдинов (Иске Икшермә);
3. Рияз Хәмитов (Саба).
30кг:
1.Даян Әхмәдуллин (Балтач).
2.Кәрим Ибраһимов (Иске Икшермә);
3..Адель Новиков (Балык Бистәсе);
32 кг.
1.Рамзан Хәмзин (Мари Элҗ).
2.Муса Шәймәрданов (Кукмара).
3.Динар Заһидуллин (Иске Икшермә).
36 кг.
1.Самир Ахунов (Арча).
2.Иунус Ибраһимов (Кукмара).
3.Дилюс Хәйретдинов (Югары Симет).
40 кг.
1.Арсений Димитриев (Кукмара).
2.Инсаф Миңнегалиев (Саба).
3.Альмир Сафин (Балык Бистәсе).
50кг:
1.Салават Сөнгатуллин (Казан).
2.Сәет Талипов (Югары Симет).
Риназ Сибгатуллин (Арча).
60 кг.
1.Бәхтияр Минһаҗев (Саба).
2.Вилдан Гарифуллин (Балык Бистәсе).
3.Рияз Сәмигуллин (Биектау).
60 килограммнан югары.
1.Ильяс Исмәгыйлов (Кукмара).
2.Кәрим Лотфуллин (Арча).
3.Мәдияр Мәгыйзов (Балык Бистәсе).
2010-2011 елгы егетләр арасында
50 кг.
1.Замир Хәсәншин (Мамалай).
2.Рамил Игнатьев (Иске Икшермә).
Кәрим Нәҗипов (Кукмара).
55 кг.
1.Риназ Гарипов (Саба).
2.Мәүлит Ибәтуллин (Кукмара).
Алексей Малов (Питрәч).
65кг:
1.Ленар Егоров (Кукмара).
2.Әмир Садыйков (Балык Бистәсе).
3.Рөстәм Дәүлиев (Иске Икшермә).
70 кг:
1.Инсаф Әхмәдуллин (Югары Симет).
2.Илдан Гыйниятуллин (Теләче).
3.Жазурбек Мирзакасыймов (Арча).
80 кг:
1.Фәнис Фәсхетдинов (Арча).
2.Кәрим Тимербаев (Теләче).
3.Газинур Шиһапов (Арча).
Призерларны Люция ханым, Фәргать Нәбиуллинның энесе Марат, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов бүләкләде. Беренче-өченче урыннарны алучыларга Грамоталар, Фәргать Нәбиуллин фотосы төшерелгән медальләр, акчалата призлар тапшырылды.
Сабадан Эльмир Рәхимовка җиңүгә омтылганы, Әмир Рәхимҗановка матур алым күрсәткәне өчен акчалата приз тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев