Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Фариз Мохтаров: аның район үсешендә өлеше зур

Район җитәкчелеге һәм җә­мәгатьчелеге туган тө­бәгебезнең социаль-икътисадый үсешенә өлеш керткән кешеләрне онытмый. Як­ташларыбызмы, әллә чит­тән килеп Саба тарихында якты эз калдырган шәхесме ул – башкарган эшләрен халык зурлап искә ала

. “РАФФ” төзелеш фирмасына  нигез  салучы  Фариз Миннади  улы Мохтаров та шундыйларның  берсе. Нәкъ менә Саба районында сафка баскан объектлар аны республикада таныта.

1960 елда Буа районы Иске Тин­чәле авылында туган Фариз Мохтаров Ульяновск  политехника  институтын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын 326нчы ПМКда мастер  булып башлый. Апас, Кама Тамагы   районнарында, Казанда төрле төзелеш оешмаларында прораб, баш инженер, участок начальнигы вазифаларын башкара. 1999 елда “РАФФ+” җәмгыяте оештыруның башында тора һәм беренче заказларның байтагын  Саба районыннан  кабул итә. Саба шәһәр җирлеге башкарма комитеты бинасы, 2004 елда сакаллы төзелешкә әйләнеп барган Шәмәрдән лицее файдалануга тапшырыла.  Килдебәк, Олы  Шы­ңар  урта  мәктәпләре,  Саба аг­рар  көллиятенең беренче тулай торагы, федераль әһәмияткә ия Лесхоз орлыкчылык-селекция  үзә­ге, ядрә белән стендка ату комплексы, ат  спорты  өчен  конюшня, “Сабантуй” комплексы, Сабада бассейн, үзәк хастаханәгә һәм  казначылык бинасына янкорма, суд биналары һәм башкалар – барысы да “РАФФ+” төзелеш фирмасы тарафыннан сафка бастырылган объектлар. Болардан тыш элеккеге  Шәмәрдән мәктәбе, Сабадагы 104нче  техник  училище биналарын торак йорт итеп реконструкцияләүчеләр,  квартал котельныеннан аграр  көллият,  аерым   фәннәрне тирәнтен  үз­ләш­терү мәктәбе-интернатына җы­­лылык трассасы салучылар  да шушы  оешма төзүчеләре. Әлеге объектлар районыбызның социаль  йөзен нык  үзгәртә.

Намуслы хезмәте һәм төзелеш өлкәсендә ирешкән  югары күр­сәткечләре өчен  Фариз Мохтаров 2010 елда  “За доблестный труд”  медале,  2015 елда Саба  муниципаль районының Мактау грамотасы  белән  бүләкләнде. Хәзер ул чирек гасыр тарихлы  “РАФФ” төзелеш компаниясе директорлары советы рәисе. Шушы  көннәрдә  65  яшен билгеләп үтте, аның  адресына  бик күп җылы сүзләр әйтелде.  

Фариз Мохтаров компетентлыгын, үзе артыннан башкларны ияртә белү сәләтен эштә күрсәткән төзелеш бергәлеге вәкилләреннән берсе. Аны заказчылар һәм  подрядчылар  белән эшлекле диалог кора  алу, тыйнаклык,  максатчанлык сыйфатлары  бизи. Саба районы җитәкчелеге һәм “РАФФ” оешмасы составында социаль һәм сәнәгать объектларын  сафка бастыруда  катнашкан төзүчеләр  Фариз Миннади улын гомер  бәйрәме белән котлап, хезмәттә, тормышта  уңышлар,   сәламәтлек, гаилә бәхете тели.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев