Фельдшерларны укыттылар
Алар сәламәтлек сагында
Юлбат һәм Олы Арташ фельдшер-акушерлык пунктында район фельдшерлары эшен камилләштерү максатында оештырылган “Идеаль ФАП” программасы буенча укулар үткәрелде. Укуны 21 номерлы шәһәр поликлиникасы белгечләре курировать итә. Укыту ике этаптан тора. Башта Юлбат һәм Олы Арташ фельдшер-акушерлык пункты фельдшерлары әлеге программа буенча белемнәрен күтәрделәр. Алга таба өйрәнгәннәрен районыбызның башка фельдшерларына җиткерделәр. Бер атна дәвамында барган укуларга барлык фельдшерлар да җәлеп ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев