Фермер Дәүләт Думасында нинди проблеманы кузгаткан?
Ун елдан соң ялланган эшчеләрнең яртысы пенсиягә китәчәк
Ноябрь аенда Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитетында "Кече хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын арттыру: бурычлар һәм перспективалар" темасына түгәрәк өстәле уздырылды. Утырышта Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров җитәкчелегендә республика вәкилләре дә катнашты. Делегация составында “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Зөфәр Мөхәммәтшин да бар иде. Эшчәнлеген 1997 елда 40 тана һәм 273 га аренда җирләре белән башлаган райондашыбыз үзенең тәҗрибәсе һәм проблеманы хәл итүне ничек күзаллавы белән уртаклашты. Хәзер хуҗалык 2,5 мең баш эре мөгезле терлек тота, сыерлар һәркөнне 32-33 тонна сөт бирә. Хуҗалык-бөртеклеләр уңышы буенча районда лидер. Агросәнәгать комплексында хезмәт хакы иң югары булуга карамастан, “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында кадрлар мәсьәләсе кискен тора.
"Ун елдан соң ялланган эшчеләрнең яртысы пенсиягә китәчәк. Безнең кем белән эшләячәгебез турында кискен сорау туа. Әлегә бездә бу сорауга җавап юк. Моннан тыш кече агробизнеска эшләргә һәм үсәргә авыл хуҗалыгы продукциясенең тотрыксыз бәясе комачаулый. Мәсәлән, 2025 елның 25 октябрендә сөтнең сатып алу бәясен бер сумга киметтеләр – бу безнең өчен аена минус 1 миллион сум. Шул ук вакытта ягулык-майлау материалларына бәяләр 20-25 сумга күтәрелде, һәм аның артыннан без сатып алган бөтен продукциягә бәяләр артты. Бу мәсьәләләрне авыл хуҗалыгы предприятиеләре мөстәкыйль хәл итә алмыйлар. Шуңа күрә Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итәбез: агроикътисадый сәясәтне үзгәртергә кирәк. Һәм бу проблеманы бүген үк хәл итү сорала, иртәгә соң булырга мөмкин", – дип сөйләгән Зөфәр Мөхәммәтшин.
Шулай итеп, районыбызның танылган фермеры Дәүләт Думасында аграр мәсьәлә буенча үз фикерен җиткерә алды. Иртәме-соңмы кадрлар кытлыгына килеп терәләчәгебез көн кебек ачык булуы турында башка хуҗалыклардагы вәзгыять тә ачык сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев