Фестивальдә яңарган йөрәк ярасы
2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үткәрелгән «Туган якка кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабы»на төренеп” район халык иҗаты фестивалендә тамашачыларга оешма-учреждениеләр коллективларының 30дан артык чыгышы күрсәтелде.
Җиңүчеләрне шушы көннәрдә Саба мәдәният йортында булган йомгаклау гала-концертында бүләкләделәр. “Гала”га иң уңышлы чыгышлар гына сайлап алына. Шулай итеп, фестиваль төгәлләнгәннән соң үткәрелгән тантанада сәхнәне нигездә Эзмә авыл җирлеге үзешчәннәре тотты. Аларның җирле үзидарәләр арасында беренче урынны алуларына тормыш чынбарлыгыннан алынган вакыйга – сугыш инвалиды Шәйхелислам Хөсәеновның язмышы сәхнәләштерелүе дә сәбәп булгандыр. Тамашачы тирән драматизм белән сугарылган күренешләрне күз яшьләрен эчкә йотып карады. Шәйхелислам абыйның язмышы, чыннан да, тетрәндергеч. Күпләр язучы Мөхәммәт Мәһдиевның “Бәхилләшү” әсәренең төп герое – Исламгалинең прототибы Шәйхелислам Хөсәенов икәнен белмиләрдер. Повестьта аның очучы Алексей Маресьев белән очрашу мизгелләре турында тәфсилләп язылган. Сугыштан ике кулсыз, дөм сукыр кайткан Шәйхелислам абыйны 60нчы-70нче елларда мәктәпкә еш чакырдылар. Сәгатьләр буе чыбыклы радио тыңлаган фронтовик дөнья вакыйгалары белән танышып, барысыннан да хәбәрдар булып яшәде. Гаиләсенә файдалы булырга тырышып, ерак урамнан көн дә кибеткә (инеш аша чыгасы бар!) ипигә килә иде.
Сугышчан юлына килгәндә, ул 1944 елның июненнән Белоруссия шәһәрләрен, Эстония һәм Латвияне дошманнан азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Рига янындагы бәрелештә наводчик Шәйхелислам абый яралана, ләкин сугыш кырын ташламый, "Максим"ны калдырмый. Әмма 19 яшьлек солдатка Җиңүне күрергә насыйп булмый. 1945 елның апрелендәге һөҗүм вакытында, дошман пехотасы якын ук килеп җиткәч, Хөсәенов граната ыргытып берничә немецны юк итә. Ә икенчесен ыргытканда аңа дошман пулясы тия. Гранатасы шартлап, солдатның ике кулын да өзеп ала, күз кабаклары ярыла, колак пәрдәләре ертыла. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен озак көрәшкәннәр. Кулларын беләзектән ампутацияләгәннәр. Берничә ай дәваланганнан соң ишетү сәләте торгызылган, ләкин Шәйхелислам абый күрү сәләтен тулысынча югалткан. Шулай итеп, беренче группа инвалид булып калган авылдашымны 1945 елның сентябрендә Эзмәгә кайтаралар. Спектакльнең эпилогы Шәйхелислам Хөсәеновны (рольдә Айдар Хантимеров уйнады, ул объектив сәбәпләр аркасында концертта катнаша алмаган Нияз Тимергалиевны алыштырды) каршы алу вакыты булды. Сугышка озатып калган сөйгән кызы Миңсылу (Олыяз авылы китапханәчесе Гөлнар Кириллова) аны кабул итә алмады, “Якын килмә! Килгән юлыңнан кире кит!” дип ачыргаланып кычкырып сәхнәдән чыгып йөгерде. Аны бер тамашачы да гаепләмәгәндер дип уйлыйк.
Шәйхелислам абый 60 ел буе дөньяның бер яктылыгын да күрмичә, һәр хәрәкәте, хаҗәте өчен кеше ярдәменә мохтаҗлыкта, балаларының йөзен күрүдән, үз куллары белән яратудан мәхрүм ителеп, беркемгә үпкәләми, ачу сакламый гына яшәде. Яу кырында ятып калган абыйсының тол хатыны Фаягөл апа (рольне Эльмира Моратова башкарды) аны тормышның ачы җилләреннән саклады һәм яклады. Хәлен тирән аңлап һәм түземлек белән карады. Бергә 53 ел яшәделәр, бер ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Фаягөл апа вафат булганнан соң, кызы Диләрә тәрбияләп соңгы юлга озатты. Иләбәр авылы китапханәчесе Вәсилә Галиева (ул үзе Шәйхелисламның әнисе ролен башкарды) язган сценарий буенча сәхнәләштерелгән драма бер сулыштан каралды, алкышларга күмелде. Диләрә ханымга чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Күңел түрләренә үтеп керерлек җырлар, биюләр белән үрелеп барды гала-концерт.
Район башлыгы Рәис Миңнеханов җиңүче Дипломнары тапшырганда оешма-учреждениеләрнең фестивальгә әзерлекләре зур хезмәт икәнлеген билгеләп үтте, иҗади коллективларның активлыгына, тырышлыкларына югары бәя бирде.
“Ел буе барган концертлардан шушы өзекләрне генә караганда да, без халык хәтере саекмавын, яшь буынга тәрбия бирү эшенең тукталып калмавын күрәбез. Барыгызга да зур рәхмәт, булдырдыгыз”, – диде.
Тимершык үзешчәннәре сугыш чорларында шушы җирлектәге "Артель"тегү цехында эшләүчеләр, тылдагы хатын-кызларның авыр хезмәте, аналарның, хатыннарның яуда ятып калган улларын-ирләрен көтүләрен театральләштергән булганнар. Концерт Оет авыл клубында күрсәтелгән. Тимершыклылар 1нче урынны Эзмә авыл еҗирлеге сәхнә осталары белән бүлештеләр.
Учреждениеләр арасында I дәрәҗәдәге Дипломнар Саба зонасында финанс-бюджет палатасы, казначылык идарәсенең һәм департаментының территориаль бүлекләре, шулай ук “ОНИКС" мәгариф, Балалар иҗаты үзәкләре колективларына бирелде. Шәмәрдән зонасында җиңүләре белән Шәмәрдән мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе филиалы үзешчәннәрен тәбрикләделәр. Фестиваль тагын бер кат раслады: халык хәтере яши, батырлар исеме онытылмый.
Концерттан ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев