Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә волейбол турниры

Кичә “Саба-Арена” спорт мәктәбендә Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә булдырылган Кубокка яшүсмерләр арасында үткәрелгән волейбол турнирында 9 команда уйнады.

Утызынчы тапкыр оештырылучы турнирны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары урынбасары Айрат Садыйков, Әфганстан сугышы ветераннары катнашты. Җиңүне “Мичән” командасы яулады. “Бигәнәй” – 2 нче, “Шәмәрдән” командасы 3 нче урынны алды. Аларга Дипломнар, истәлек призлары тапшырды. Турнирга хөкемдарлык итүдә легендар судья, тренер-остаз Марс Сабиров 30 ел катнаша. Гадел хөкем итүе өчен әфганчы-ветераннар аңа зур рәхмәтле. Быел турнирда Шәмәрдән командасында аның улы Илнур Сабиров та уйнады.

Чыганак: instagram.com/odms.saba

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев