Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фидан Хафизов: «Үз көнеңне планлаштырып куярга кирәк”

Район сайлау комиссиясе әгъзалары белән таныштырабыз

Безнең досье: Фидан Миннехәт улы Хафизов Саба гимназиясендә мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары булып эшли. "Мәгълүмати технологияләр һәм робототехника" дисциплиналарын укыта. Фидан Миннехәт улы үз шәкертләрендә балаларның техник иҗатын, уйлап табуга, конструкцияләүгә, физика, математика һәм программалаштыру электроникасы нигезләрен аңлауга һәм куллануга кызыксынуын үстерә. Фидан Хафизов шәкертләре-робототехника олимпиадасының өч тапкыр чемпион, JuniorSkills һәм робототехника өлкәсендә башка бик күп конкурсларда җиңүчеләр булдылар. Хоббие: спорт, 3Д модельләштерү, робот техникасы һәм автоматлаштыру, компьютерда теләсә нинди бурычларны автоматлаштыру. Сайлау системасында стажы-6 ел.

“Барысы да 2011 елдан башланды. Мине сайлауга волонтер итеп алдылар. Берничә ел волонтер булып торганнан соң, рәис урынбасары буларак чакырдылар. Мин каршы килмәдем. Барлыкка килгән вәзгыятьләрне, авырлыкларны контрольдә тота белергә, “Мин өлгермим, мин булдыра алмыйм”, димәскә, ә алга таба атларга кирәк. Проблемалар аларны хәл итү өчен туа. Һәрвакыт позитив булу миңа ярдәм итә. Иртән йөгерергә чыгам һәм үз көнемне планлаштырып куям.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев