Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Финанс – бюджет палатасы белгечләре тарафыннан Россия Федерациясе бюджет системасының бердәм порталында мәгълүматлар формалаштыру һәм урнаштыру гамәлгә ашырыла

Дәүләт һәм муниципаль финанслар белән идарә итүнең ачыклыгын арттыру соңгы елларда хакимият органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Бүгенге көндә Финанс – бюджет палатасы  белгечләре тарафыннан Россия Федерациясе бюджет системасының бердәм порталында мәгълүматлар формалаштыру һәм урнаштыру эше гамәлгә ашырыла.

Дәүләт һәм муниципаль финанслар белән идарә итүнең ачыклыгын арттыру соңгы елларда хакимият органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Бүгенге көндә Финанс – бюджет палатасы  белгечләре тарафыннан Россия Федерациясе бюджет системасының бердәм порталында мәгълүматлар формалаштыру һәм урнаштыру эше гамәлгә ашырыла. Әлеге эшчәнлек РФ Финанс министрлыгының №243н боерыгы (28.12.16 ел) нигезендә алып барыла. Бердәм порталда бюджет формалаштыручы һәм үтәүче гавами-хокукый берәмлекләр турында гомуми белешмәләр белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук биредә җирле бюджет керемнәренең баш администраторлары исемлеге, кодлары һәм еллык бюджет процессын тормышка ашыруның план-графигы урнаштырылачак. Әлеге бердәм порталда бюджет оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең планы, җыелма бюджет язмасын формалаштыру,  алып бару тәртибе һәм районның финанс эшчәнлегенә кагылышлы  күптөрле  мәгълүматлар урын алачак.

Чыганак :https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2073275.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев