Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Физик һәм хәрби әзерлек сынадылар

17 ноябрь Икшермә кадет интернат-мәктәбендә истәлекле вакыйгаларга бай булды.

Яңа гына кадетлар сафына басканнар кадет анты кабул итсәләр, көннең икенче яртысында "Алга-23" дип аталган республика хәрби-спорт уенны үтте.

Ике  көнгә  сузылган  уеннар  респуб­ли­ка­ның  10 районы – Ик­шермә,   Чирмешән, Чис­тай, Васильево, Казан шә­һәре,  Бөгелмә, Актаныш,  Тәтеш, Ка­ма Тамагы, Минзәлә  кадет мәктәпләре һәм мәктәп-ин­тернат-йортлары командалары катнашында узды. Кадетларны муниципаль район баш­лыгы урынбасары Расих Закирҗанов сәламләп, гадел, күңелле уеннар теләде.

 Шулай ук чарада  ТР Мәгариф һәм фән ми­нистрлыгының әй­дәп баручы консультанты Айнур Галиәхмәтов катнашып, хәрби-патриотик юнәлештә тәрбия би­рүдә нәтиҗәле эшчәнлек алып бар­ган тәрбиячеләр Ләйсән Гай­сина, Әнәс Гыйлаҗиев, Әнәс Бә­шә­ровка Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Алга-23” хәрби спорт чарасы 15 төрдәге уеннарны үз эче­нә алып,  кадетларның  физик һәм хәр­би әзерлеген  сынап карауга юнәлдерелгән иде.  Кич белән Ис­­ке  Икшермә авылы мәдәният йор­тында  командалар  визит карточкаларын һәм матур чыгыш­ларын тәкъдим иттеләр. Уен “АК-74” автоматын сүтеп җыю, пневматик  винтовкадан ату, дартс, гәүдәне идәннән күтәрү, стройда йөрү, эстафета, граната ату,  сумо,  каршылыклар аша  велосипедта йө­рү, Ватан   тарихы буенча  тест узу һәм башка күп төрләрне үз эче­нә алган иде. Иле­без тарихын иң яхшы бе­лү­че­ләр  булып Иске Икшермә кадет мәктәбе укучылары  Илнар Әх­мәтханов һәм Инесса Иванова  та­нылдылар.  Кызлар арасында “АК-74” автоматын иң оста сүтеп җыю­да да Инессага тиңнәр табылмады. 

"Алга" уенына Сабага икенче тапкыр килдек. Узган ел икен­че урынны яуладык. Кадет мәк­тәбендә укуыбызга бик шатбыз. 

Әлеге уенда ел саен  актив кат­­нашабыз.  Аның чит районда узуы безнең  өчен бик кулай, чөн­ки  биредәге мөмкинлекләр бе­­лән үзебезнекеләрне чагышты­ра­быз, яңа дуслар табабыз, бе­лем­нә­ребезне тикшерәбез,  тәҗ­рибәләр туплыйбыз. Бәй­ге­­дән бик зур тәэсирләр һәм өчен­че урын белән китәбез”, – дип ки­черешләре бе­лән ур­так­лашты Ак­таныш районы Кәзкәй кадет мәк­тәбенең 9 сый­ныф  укучысы Ләй­сән Ис­ламо­ва.

Гомум нәтиҗәләргә килгәндә, бөтен уен төрләре буенча да Ик­шермә кадет интернат-мәктәбе кадетлары үзләрен иң яхшы  әзерлекле булуларын күрсәттеп,  кызлар һәм малайларның һәр икесенең командасы да  1нче урын­га лаек булды. Кызлар арасында икенче урынны Чирмешән, өченче урынны Актаныш районы кадетлары яулады. Малайлар арасында икенче урынны Бөгелмә, өченче урынны  Казан шәһәре кадет командасы алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев