Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды

Безнең районнан да җиңүчеләр һәм призерлар бар.

15-18нче февраль көннәрендә физик тәрбия фәне буенча 9-11 сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды. Саба урта мәктәбе укучылары: Язилә Латыйпова, Фаил Гарипов, Илнур Сабиров – олипиаданың җиңүчеләре, Зөлфәт Ханипов, Илзат Хуҗин, Ранил Гарипов, Лиана Сафина, Ләйлә Мөхәммәтшина, Айназ Солтанов, Расил Насыйбуллин, Рөстәм Заһидуллин (укытучылары Л.Р. Вафин),  Сәләтле балалар мәктәп-интернаты укучысы Регина Закирова  (укытучысы И.Р. Шакиров), Югары Симет урта мәктәбе укучылары Рүзәл Шакиров, Булат Ахмадуллин, Солтан Загриев (укытучысы А.Р.  Сәүбанов), Саба гимназиясе укучысы Мәрьям Фәсхетдинова (укытучысы И.И. Кәримов) Эзмә урта мәктәбе укучысы Азалия Мәрданова (укытучысы А.Г. Галиев), Килдебәк урта мәктәбе укучысы Руфинә Шәрифуллина (укытучысы Р.М. Гөбәйдуллин) призерлары булдылар.

Катнашучыларны һәм аларның укытучыларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз. Уңышлар, яңа казанышлар һәм җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев