Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Флүрә Әхәт кызы Фәйзрахманованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов тәбрикләде.

Флүрә Әхәт кызы Фәйзрахманова 1934 елның 18 июлендә Алан-Елга авылында туа. Башта Пүкәл авылында тегү цехында эшли. Әмма цех күчү сәбәпле, Шәмәрдәндә эшли башлый. Соңыннан Иләбәр авылында җитен комбинатында, 1976-1989 елларда, 13 ел дәвамында почтальон булып эш башкара, лаеклы ялга чыга.

1955 елда Өтернәс авылының Фәйзрахман исемле егетенә кияүгә чыга. Алар нык гаиләдә 4 бала үстерәләр. Әмма 2 уллары вафат була. 

Хәзерге вакытта уллары Казанда, ә кызлары Шәмәрдән авылында яши. Флүрә апаның 6 оныгы, 12 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев