Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Флүзия Халитова: «Һәр бала язмышында катнашыбыз бар»

27 сентябрь – Тәрбиячеләр көне

«Балаларны тәрбияли белү  – ул талант һәм тормышны яхшы белүне таләп итүче бик зур дәүләт эше» дигән бер галим.  Язмам герое - 32 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган  Флүзия  Халитова да бу сүзләрнең хаклыгына  мең кат инанган.      

Мәктәптә укыган елларында туган авылы Айдарда (Теләче районы) балалар бакчасы ачылу Флүзия Рафаил кызына киләчәккә һөнәр сайлаганда зур этәргеч була. Авылдашлары да үрнәк гаиләдә үскән тырыш, ягымлы кызны киләчәктә тәрбияче итеп күрергә телиләр. Кызның да күңелендә бөреләнгән хыялына әлеге сүзләр тагын да канатлар өсти. Ул 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң Казан педучилищесына юл ала. 1989 елда дипломлы кызны Шәмәрдәннең «Кояшкай» балалар бакчасына тәрбияче итеп билгелиләр. Беренче хезмәт сәхифәләре биредә языла. Сабада «Кыңгырау» балалар бакчасы ачылгач, яшь белгеч район үзәгенә күчә. Ярты ел эшләгәч, бакча мөдире кызның эшкә сәләтен, тырышлыгын күреп, өлкән тәрбияче вазифасын да йөкли. Флүзия Рафаил кызы нәниләр белән мәш килүдән тыш, группалардагы тәрбия эшен күзәтү, документларны тәртиптә тоту, тәрбиячеләрне төрле бәйге-конкурсларга әзер­ләү һәм башка бихисап хез­мәтләрне дә бергә бәйләп алып бара. Яңа ачылып, тәүге адымнарын атлаган «Кыңгырау» тәрбия бирү юнәлешендә бер-бер артлы уңышларга ирешеп, үзенең лаеклы урынын булдыра. «Кыңгырау»га эшкә килгәндә училище гына тәмамлаган Флүзия Рафаил кызы тәҗрибәле тәрбиячеләр белән уртак тел табып, аңлашып эшли. Өлкән тәрбиячегә бакча мөдирен чираттагы ялга чыгарырга да, завхоз, шәфкать туташы урынына да калырга туры килә. Озак еллар балалар бакчаларының методик берләшмәсен җитәкли.

 

«Кыңгырау» минем өчен зур тәҗрибә учагы булды. Бик яратып, коллективның хөрмәтен тоеп эшләдем. Биредә мин үзем дә остазлык яшенә җиттем», – дип сөйли Флүзия ханым. Үзен гел камилләштерергә, яңалыкка омтылган ханым 2013 елда Икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлап, югары белем ала. Биредә 25 ел өлкән тәрбияче булып эшләп, әлеге эшнең бөтен нечкәлеген тирәнтен аңлаган Флүзия Рафаил кызын 2015 елда 120 балага исәпләнгән «Балачак» бакчасы мөдире итеп билгелиләр. Әлеге вазифага Флүзия Халитова тәрбия эше өлкәсендә бөтен баскычларны үтеп, зур тәҗрибә, тормыш мәктәбе үтеп килә. Әле төзелеш эшләре дә тәмамланмаган уч­реж­­дениедә җиң сызганып эш­кә керешә. 

 

Инде Флүзия Халитованың «Балачак» балалар бакчасын җитәкли башлаганына да җиде ел булган. Бүген бакча матурлыгы белән әллә кайдан ямь биреп, үзенә дәшеп тора.Тирә-юнен күз явын алырлык гөл-чәчәкләр бизәсә, барыннан да бигрәк са­быйларның шат авазы ямь, нур өсти. Эченә узуга, биредәге уңайлылыкка, матурлыкка, тәр­типкә, заманча җиһазларга сок­ланасың.

 

Флүзия Рафаил кызы үзенә тапшырылган эшне җиренә җит­кереп үтәргә гадәтләнгән. Бу асыл сыйфаты аның үзе башкарган хезмәт нәтиҗәләрендә дә ачык чагыла. «Гаиләбездә биш бала үстек. Кечкенәдән үк әтием шундый кагыйдә кертте: гаиләдә һәркем үзенә билгеләнгән эшне ахырына кадәр җиткерергә тиеш булды. Нинди дә булса эшнең нәтиҗәсе белән кызыксынганда, әти иң элек: “Үзеңә ошыймы?” – дип сорады. Әгәр эшләнеп җитмәгән җирен күрсәтсәң: “Нигә аны үзең күргәч, кешегә төртеп күрсәтергә калдырасың? Ахырга кадәр яхшылап эшләп бетерергә кирәк”,– дип тәнкыйтьли иде. Әтиемнең кечкенәдән сеңдергән тәрбия алымы минем тормыш юлымда зур ярдәм булды. Эшең иң беренче чиратта үзеңә ошый икән, башкалар да хезмәтеңнән канәгать калачак. Мин гомер буе шушы девиз белән яшим», – ди Флүзия ханым. Үзе җитәкләгән коллективка да бакча мөдиренең төп таләбе шундый, ә хезмәттә югары казанышларга ирешүнең нигезе шунда икәнлеген һәркем яхшы аңлый. Бакчаның 7 ел эчендә яулаган уңышларын күрсәтүче Кубок, Грамота, Дипломнар белән стена тулган. Бакчада 104 бала тәрбияләнә. Коллектив 32 хезмәткәрне берләштерә, 13 педагог белем һәм тәрбия бирә. Быелгы уку елыннан «Балачак» балалар бакчасында сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар өчен махсус коррекцион төркем дә ачылган. Әлеге яңа юнәлеш тәрбиячеләрдән аеруча зур җаваплылык, игътибарлылык таләп итә. «Балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен мөмкинлекләр булган саен эшләү рәхәтрәк, нәтиҗәлерәк. Бакчабызда робототехника юнәлешендә зур эш алып барыла, үстерелешле уеннар, уенчыклар белән тәэмин ителгән. Төрле түгәрәкләр эшли. Кыскасы, һәрвакыт район мәгариф идарәсенең ярдәмен, кайгыртуын тоябыз», – ди бакча мөдире.

Гаиләсе имин, тылы ныклы булу да Флүзия ханымга хезмәтенә бар күңелен салырга, вакыт белән исәпләшмәскә мөмкинлекләр бирә. Алар ире Фидәил белән ике бала тәрбияләп үстереп, инде онык сөю бәхетенә ирешкәннәр. Уңган ханым үзләре яши торган күпфатирлы йорт тирәләрен дә гөл-чәчкәләргә күмеп, күңел матурлыгын тирә-юньгә күчерергә өлгерә. Быел “Иң матур чәчәклек” бәйгесендә җиңү яулавы да Флү­зия ханымның матурлыкка гашыйк зат икәнлегенең бер мисалы.

«Тәрбияче һәр көн эзләнүдә, яңалыкка омтылуда булырга тиеш. Бүгенге балалар мәгълүматлы, аларны кызыксындыра алу өчен тәрбиячедән күп уку, үз өстеңдә эшләү сорала. Балаларны ярату гына җитми, күңелең белән дә сабый булырга, әти-әниләр белән уртак тел табарга кирәк. Тәрбияченең һәр бала язмышында катнашы бар», – ди Флүзия Халитова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев