Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Гаеп эзләмәделәр, елмаю бүләк иттеләр

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Саба урта мәктәбенең ЮИД отряды дәүләт автоинспкциясе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә автоледиларны бәйрәм белән котлау акциясе үткәрделәр

Халыкара хатын-кызлар  көне  алдыннан Саба  урта мәктәбенең ЮИД отряды дәүләт автоинспкциясе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге”  бюджет  учреждениесе  хезмәткәрләре белән  берлектә автоледиларны бәйрәм белән котлау акциясе  үткәрделәр. Яшь хәрәкәт инспекторлары аларга елмаю, открыткалар  бүләк итеп һәм изге теләкләр  җиткереп   кенә калмадылар, ә  юл хәрәкәте  кагыйдәләрен  үтәүнең   мөһимлеген дә искә төшерделәр. Иминлек  каешларын дөрес итеп  эләктереп    йөрергә, тизлек режимын  сакларга, җәяүлеләрне ихтирам итәргә  чакырдылар. Балалар катнашында  үткәрелгән  чара тәрбияви әһәмияткә  дә ия. Акция юлларда тәртип  сакчылары һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар  арасында  үзара  аралашу  атмосферасын да ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев