Гаилә – бәхет ачкычы
Кичәге почтадан
Билгеле булганча, узган 2024 ел тарихта "Гаилә елы" булып истә калачак. Шул уңайдан оешма-предприятиеләр арасында җәмгыятьнең төп элементы, кеше кыйммәтләрен, мәдәниятләрен һәм буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклаучы, тотрыклылык һәм үсеш факторын күрсәткән "Буыннар тарихы-гаилә ядкаре" исеме астында бәйге-бәйрәмнәр оештырылды.
Чаралардан Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты да читтә калмады. Гаилә кыйммәтләрен, ныклыгын киң пропагандалаучы әсбаплар барланды. Катнашучылар исемлегенә үзенең күп гомерен шушы оешмада директор вазифасын, тәрбияләнүче балаларның әтиләредәй булган Имаметдин Гәрәй улы Гәрәевның нәселе, шулай ук, хуҗалык шәфкать туташы вазифасын башкаручы, балаларга әниләредәй якын Әнисә Зарипова нәселе, тәрбияче апалары Елена Сергеева, Йолдыз Зиннурова, массаж ясаучы Гөлия Гатиятова билгеләнде. Сәхнәдә Гәрәй, Мөхәммәтша, Андрей, Габделбәр, Гатият нәселләре көч сынашты. Алар үзләренең тарих дәфтәрләренең һәр битен актарып, шәҗәрәләрен барладылар, нәсел агачларын кул эшләре формасында тәкъдим иттеләр. Концертта БРИКС илләренә кергән халыкларның милли биюләре куелды. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр катнашында номерлар күңелдә онытылмаслык хатирәләр калдырды. Гаилә әгъзаларының иҗади яктан талантларын ачып, аларга гына хас булган конкурслар белән тулыландырылды. Буыннан-буынга күчеп килгән кадерле мирас – ул, әлбәттә, гаилә ядкарьләре. Милли гаиләләрдә күз явын алырлык кул эшләнмәләре, мәдәни мирас, катнашучылар башкаруындагы халык җырлары белән беррәттән, бәйрәм кичәсенә рухи җылылык өстәде. Гаилә белән үткәрелгән һәр көн, бергә башкарылган һәр эш — үзе бер тәрбия!
Күпсанлы гаиләләрнең нәсел-нәсәбәләре, тарихи үткәннәрен барлауга, иҗади байлыкларына йомгаклар да ясалды. Әлеге бәйгедә зур уңышка ирештек: интернат йорты районыбыз буенча 1нче дәрәҗәле дипломга лаек булды. Тәрбияне үзебездән — гаиләдэн башлыйк.
Елена Сергеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев