Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Гала”ны сугарып үстерәчәкләр

Мичәндә “Икенче икмәк” утырталар

 

 

 Район хуҗалыкларында соңгы  культуралардан  кукуруз  чәчү төгәлләнеп, бәрәңге  игүче  хуҗалыклар “Икенче икмәк”  утыртуны да ахыргы гектарларда  алып баралар.  Агротехник  сроклар да эшне  сузмау    мөһимлеге турында   искәртә.  Хәзерге вакытта районда бәрәңге игү белән “Саба” җәмгыятенең “Сатыш”, “Тимершык”, “Мичән” бригадаларында гына ныклап шөгыльләнәләр. “Икенче икмәк” район буенча 100 гектардан  артык  мәйданда  утыртылган  инде. Шуның 64 гектары  “Тимершык” бригадасына  туры   килә. Быел  да узган  сезоннарда сынатмаган “Ред Леди” сортына өстенлек бирелгән. Хәзер барлык агрегатлар Мичән  кырларына күчерелгән. Биредә исә мул уңышка яңа сортларны дөрес сайлау белән ирешүне  планлаштыралар.  Шул  максаттан Арча районының бәрәңге үстерү буенча  махсуслашкан “Кырлай”  агрофирмасыннан  суперэлиталы «Гала» сортлы симәнә алып кайтып  утырталар. Ул тәрбиягә талымсыз, эре, теләсә нинди төбәктә үсәргә яраклашкан мул уңыш бирүче универсаль сорт санала. Тиешле шартлар тудырганда, бер төптә 25кә кадәр бәрәңге үсә ала. Уңышын өлгертү өчен, утыртканнан соң 70-80 көн җитә. “Тагын бер  өстенлеге шул: сыйфаты  ягыннан базар таләпләренә җавап  бирә. Тирән күзәнәкле түгел, түгәрәк шома бәрәңге, шуңа  күрә әрчегәндә   кабыгы  аз  чыга. Аңа  кулланучылар тарафыннан сорау  зур. Авыруларга  да чыдам”,– диде хуҗалык  җитәкчесе Рамил Шәймәрданов. 

 

    Гомуми мәйданы   60 гектар тәшкил иткән  участокка 200 тонна бәрәңге симәнәсе  кирәк. Аны Кырлайдан Дамир Исмәгыйлов,  Раиф Галиев, Айнур  Нәбиуллин, Фирдус Гыймадиев  “КамАЗ”ларда  ташып тора. Җир эшкәртүдә  “Джон Дир”да Илназ Сабиров,   “МТЗ-1221” тракторында  Фаяз  Заһидуллин (басуга  чыгарып  куелган янгын   сүндерү  машинасы  да аның карамагында)  эшли. Бәрәңгене  “Гримме” агрегаты белән Илнар Һадиев белән Таһир Әһлиев утырта. “Чәчкечтә симәнәне кәшәләп баручылардан  башка да  булмый. Бу эшне  операторлар Айдар Нургалиев,  Тәлгать Байназаров, Рөстәм  Нигъмәтҗанов, Хәлил Сәлахов   башкара. Бер  үк вакытта туфракка авыруларга каршы биологик  препарат   һәм гектарына  4 центнер күләменнән  азофоска кертелә. Ашламаны Әнәс  Бәйрәмов  алып  чыга. Бәрәңге  25 гектарда  утыртылды инде, техника  ватылмаганда тагын  өч  көнлек  эш  калып  бара”,– диде баш агроном  Азат Галимуллин.

  Техника  дигәнең  бер дә  чыгымчыламый тормый.  Без кырда  чакта Таһир Әһлиев тракторының  май насосы шлангысы ярылуы да шуны раслый. Механизатор аны алыштыруны озакка  сузмады һәм Илсур Шиһабиев  алып  чыккан кайнар ризыклар  белән тукланганнан  соң, агрегатлар  кабат  эшкә  кереште (видеоны  түбәндәге сылтама белән  сайтыбызга  кереп  карый  аласыз: https://youtu.be/gxaIUmYrW3c ).

 “Гала” – туфракның дымлылыгына таләпчән  сорт. Бәрәңге плантациясе сугарып  үстереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев