Өйләрне генә түгел, күңелләрне дә җылытучылар
7 сентябрь – газ һәм нефть сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан “Сабагаз” эксплуатация-җитештерү идарәсе коллективы “Сабантуй” күңел ачу комплексында үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
  Арча, Саба, Балык Бистәсе, Теләче районнарына хезмәт күрсәтүче һәм 422 хезмәткәрне берләштергән коллектив һөнәри бәйрәмен быел да  лаеклы төстә,  матур  хезмәт  нәтиҗәләре белән каршылый. Йортларыбызга берөзлексез  зәңгәр ягулык килеп торып, хәвеф-хәтәрләрсез генә өйләребезне, күңелләребезне дә җылыта икән – болар газчыларның тырыш хезмәте, үзләренә тапшырылган вазифаларын намус белән үтәү нәтиҗәсе.  Бүгенге көндә идарә 4060 километр газүткәргеч, 798 газ басымын көйләү пункты, 173 җир асты буйлап сузылган тимер газүткәргечләрнең электрохимик таралудан саклау станциясе, 2423 коммуналь-көнкүреш, 133 сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы объектларына, 51073 фатир һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә.  Әлеге тармак хезмәткәрләрен җаваплылыгы чикләнгән  “Газпром Трансгаз Казань” җәмгыяте генераль директоры  Рөстәм Усманов  данлыклы җәмгыятьнең 70 еллыгы һәм һөнәри  бәйрәмнәре  белән котлады.  “Сабагаз”  идарәсе һәрвакыттагыча үз йөзен, үз исемен аклап килә.  Данлы хезмәт юлы үткән коллектив Һәрдаим икътисадый һәм җитештерү күрсәткечләрен үтәүгә ирешә. Әлбәттә, әлеге предприятиенең  бүгенге казанышларында, уңышларында үзвакытында эшчәнлеккә ныклы нигез салып калдырган ветераннарның өлеше зур. Аларның  тынгысыз, намуслы  хезмәтләрен инде  ныклы ышаныч белән  бүгенге коллектив дәвам итә. Мин һәрбер районда урнашкан газ хуҗалыгы хезмәткәрләренә көндәлек  җаваплы хезмәтләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Югары профессиональлеккә ия коллективның  әле тагын да зур  нәтиҗәләргә ирешер мөмкинлеге бар”, – диде үз чыгышында Рөстәм Усманов һәм алдынгыларга РФ Энергетика министрлыгының, “Газпром Трансгаз Казань” җәмгыятенең Мактау грамоталарын тапшырды. Идарәдә ветераннарның урыны түрдән булуы яхшы  аңлашыла,  35 ел эретеп ябыштыручы булып эшләп, ике ел элек лаеклы ялга киткән Альберт Кашапов та  мөхтәрәм кунак буларак  чакырылган иде. Бәйрәм әләмен күтәрү хокукы да  Альберт Рафил улына һәм  идарәнең тырыш, намуслы хезмәткәре Альберт Маниховка бирелде. “Хезмәт кенәгәмдә  бары бер язу – 1989 елда “Сабагаз” идарәсенә эшкә алынуым турындагы мөһер генә бар.  Эретеп ябыштыручы булып эшкә кердем, газлаштыру башланган гына чор иде ул, Саба, Теләче районнарындагы  һәрбер йортка  газ керттек.  Эшебез җиңелләрдән булмаса да, тырышып,  күңел биреп башкардык. Бүгенге бәйрәмгә чакыруны да минем хезмәтемә олы бәя дип саныйм”, –ди  Альберт  Кашапов. "Сабагаз" идарәсен 35 ел җитәкләп, тынгысыз, фидакарь хезмәтләре өчен “Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре”, “Газ сәнәгатенең мактаулы хезмәткәре” һәм башка бик күп дәүләт бүләкләренә лаек булган Исмәгыйль Мөхетдинов үзе бәйрәмдә катнаша алмаса да,  хезмәттәшләре  җитәкченең сәламнәрен  озак алкышлады. 
    Район башлыгы Рәис Миңнеханов үз чыгышында газ сәнәгате хезмәткәрләрен  халкыбызның тормыш-көнкүрешендә  төп уңайлылык булдыручылар дип атады.
“Районыбызда 1978 елда иң беренчеләрдән булып Лесхозда зәңгәр ягулык кабынды. 1979 елны Сабада беренче тапкыр мәктәп котельныен тапшыралар. Газны җибәрер өчен “Газ буенча җаваплы” дигән документ сорала. Ә ул беркемдә дә булмый. Рөстәм Нургалиевич ул вакытта махсус укып, Лесхозда “Газ буенча җаваплы” дигән белешмәгә ия була. Аның документы белән Саба районында беренче котельный җибәрелде”, – дип районыбыздагы газ белән бәйле истәлекләргә тукталды.
Шулай ук бәйрәм чарасында Теләче, Балык Бистәсе районнары башлыклары Айрат Фәтхуллин, Радик Исламов, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин катнашып, әлеге өлкәдә озак еллар нәтиҗәле хезмәт куючыларга Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Идарәнең газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча 5 разрядлы слесаре Илнар Сәфәров РФ Энергетика министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.
“Идарәдә эшли башлаганыма 29 ел тулды. 1996 елда әлеге коллективта эшчәнлегемне башлаган идем, бүгенге вазифада 18 ел хезмәт куям. Без турыдан-туры халык белән, өйләргә килеп эшлибез, ягъни техник караулар үткәрәбез. Үземнең абонентларымны бик хөрмәт итәм, алар да миңа карата шундый ук мөгамәләдә дип уйлыйм. Хезмәтем өчен зур бүләккә лаек булуыма бик шатмын, җитәкчеләребезгә зур рәхмәтлемен. Киләчәктә дә шулай аңлашып, уртак тел табып эшләргә язсын, безнең хезмәттә башкача була да алмый”, – ди Илнар.
Ирек Мөхетдинов үзе җитәкләгән коллективка намуслы хезмәтләре өчен  тирән рәхмәтен белдереп, моннан соң да кулны-кулга  тотынышып хезмәт итәргә чакырды.  
  Үз эшчәнлекләрен  нәтиҗәле  итеп алып барган коллектив  матур итеп ял итәргә  дә сәләтле.  “Сабагаз”  идарәсе хезмәткәрләре дә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен лаеклы төстә, матур тантана  белән билгеләп үтте.  Күңелле уеннарны район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең матур чыгышлары алыштырып торды.
“Мондый бәйрәмнәр коллективны тагын да берләштерә, якынайта. Башка районнардагы хезмәттәшләр белән бергәлектә үтүе аеруча күңелле, аралашабыз, һәркем уеннарда үз көчен сынап карый. Мондый күңелле чаралар оештырырга мөмкинлек булдырган җитәкчеләребезгә бик зур рәхмәт”, – ди 26 ел “Сабагаз” идарәсендә эшләүче авария-диспетчерлык хезмәте слесаре Илшат Шәкүров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев