Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Газ белән “Сез” дип сөйләшергә кирәк

Без барыбыз да көнкүрештә газдан саксыз файдалану аркасында килеп чык­кан бәхетсезлек очраклары турында яхшы беләбез.

Йортлар җимерелә, кешеләрнең гомере өзелә, кыш уртасында гаиләләр торыр җирсез кала. Әлеге бәхетсезлеккә китергән сәбәпләр нинди генә булмасын, бер нәрсәне төгәл әйтергә мөмкин: “газ белән “Сез” дип сөйләшергә кирәк”. Бу гыйбарә әлеге ягулыкка, вак-төяк итеп санамыйча, һәрвакыт җитди карарга кирәклегенә ишарә.

Мәгълүмат чаралары җиткергән бә­хетсезлек очракларын күздә тотып, көн­күрештә газдан хәвефсез файдалану ка­гый­дәләрен тагын бер кат искә төшерү урынлы булыр.

Беренчедән, газ җиһазларыннан төп билгеләнеше буенча файдалану зарури. Әйтик, газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен эшләтү катгый тыела. Бу таләпне үтәмәү сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Аш бүлмәсе, ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава алу өчен форточкалар ачык булу мәҗбүри.

Икенчедән, газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерергә, төтен-вентиляция юлларының төзеклеген, аларның чиста, тыгылмаган булуларын карарга кирәк. Чөнки җәй айларында кошлар оя корырга, чүпләр һәм башка әйберләр ташып суыру көчен киметергә яки томаларга мөмкин. Төтен каналларының түбәдән тышкы өлеше җитәрлек биеклектә булмаганда, җил үзгәргән очракларда суыру көче кими яисә бөтенләй кире якка эшләргә мөмкин.  

Өченчедән, газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, төзек булмаган автоматикасыз файдалану, завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне реконструкцияләү очракларына юл куелмаска тиеш. 

 Дүртенчедән, салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору аеруча мөһим. Чөнки тышкы һәм эчке температура аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин.

Бишенчедән, көнкүреш газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтелүе. Ча­ра­ның төп максаты – приборларның, ягу мич­ләренең алга таба да хәвефсез эшләвен тәэ­мин итүгә юнәлдерелгән профилактика һәм кисәтү.

Кайбер йорт хуҗалыклары өйдә җылы­лыкны саклау исәбе белән вентиляция каналларын каплап яисә томалап куялар. Бу инде уз кулың белән үз тормышыңны бәхетсезлеккә дучар итү. Чөнки газ яки сөрем газы чыккан очракта, төзек булган вентиляция каналы аша җилләп барачак.

Алтынчыдан, газ приборы эшләмәгән яки газ исе сизелгән очракта, кичекмәстән кранны ябарга, бүлмәне җилләтергә һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып «Сабагаз» идарәсенең авария диспетчерлык хезмәтенә (2-32-04) шалтыратуыгыз сорала.

Кулланучыларга шуны да җиткерәсе килә: газ хуҗалыгы белгечләре белән киңәшләшеп, махсус оешмаларга мөрә­җәгать итеп үз хуҗалыкларында табигый газ, сөрем газын билгеләүче һәм сигнал ярдәмендә кисәтүче приборны урнаштыруны планлаштырсак бик урынлы булыр иде.

Җыеп әйткәндә, табигый газдан фай­да­лануның элементар кагыйдәләрен төгәл үтәү һәрбер йортта, шулай ук сезнең күр­шеләрегез өчен дә иминлек гаранты.

Азат Манихов,

«Сабагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенең хезмәтне саклау буенча белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев