Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Газчылар чыршы утларын кабызды

Районыбызның иң эре предприятиеләренең берсе “Сабагаз” идарәсе биләмәсендә Яңа ел Чыршысын ачу тантанасы узды. Газчыларны якынлашып килүче 2024 ел белән котларга район башлыгы Рәис Миңнеханов та килде.

   Газчылар ел саен  Яңа ел бизәлеше буенча районыбызда иң яхшы әзерлекле оешма исеменә лаек булалар. Быел да биләмә хезмәткәрләре боздан  70тән артык сын ясап куйганнар. Мәйданга үтүчеләрне төрле әкият геройлары, мультфильм персонажлары каршы ала. Чыршы янәшәсендә  боздан сәхнә җайлаштырып куйганнар. Бәйрәм тамашасы да нәкъ шуның тирәсендә үтте. Коллективка иң элек Яңа ел тәбрикләүләрен җитәкчеләре Ирек Мөхетдинов  җиткерде. Елның уңышлы төгәлләнүен, оешманың  кулланучыларны газ белән тәэмин итүдә өзеклекләр булдырмыйча нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте, алдагы елларда да һәркемнең сау-сәламәт булуын, хезмәт урынында яңа үрләргә күтәрелүне теләде. Рәис Нургали улы да газчыларга Яңа елда яңа уңышлар, сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләде. Аннары оешмада фидакарь хезмәт куйган алдынгылар, юбилярлар тәбрикләнде. Мәйданга Кыш бабай белән Кар кызы үткәч бәйрәм тагын да җанланып китте. Суык яктан килгән кунаклар  узып баручы елда гаилә корган һәм  бәбиләре  туган хезмәткәрләргә котлау шигырьләре яңгыраттылар. Биләмәне бизәүдә, кар сыннары ясауда хезмәт куючыларга да истәлек бүләкләре тапшырылды. Оста итеп боздан сын ясаучыларга  (Алмаз Корбанов, Илфат Галимуллин, Илнар Кадыйров, Альберт Закиров, Рүзәл Галиев, Рүзәл Закиров) кызыксындыру призлары тапшырылды. Рөстәм Фазлыев һәм Азат Миннекәев  иҗат иткән Барс, Кыш бабай, Аҗдаһа сыннары призлы урыннарга лаек дип табылдылар. 1 урын  Илназ  Сафинга-  Милли гореф -гадәтләр елы уңаеннан иҗат иткән Шүрәле сыны өчен  бирелде. Бәйрәм төрле чыршы янында күңелле уеннар, милли биюләр белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев