Генерал белән “Батырлык дәресе”
Бүген Саба урта мәктәбендә әлеге чара «Сугышчан туганлык» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе, генерал-майор Вениамин Чубаренко, комитет әгъзасы майор Роман Арестов катнашында үтте.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә, “Яшьлек” яшьләр үзәге, “Иңне иңгә” проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Проект кысаларында,11 нче октябрь көнне, Саба урта мәктәбе базасында, “Җиңүгә бер адым” дип исемләнгән батырлык дәресе үтте.
Бу гади генә дәрес түгел. Югары сыйныфларда укучы һәм армия сафларына алынырга торучы ир-егетләр, бу көнне районыбыз һәм республикабызның батыр уллары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм районыбызның иң зур кунагы, «Сугышчан туганлык» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе, генерал-майор Вениамин Чубаренко, комитет әгъзасы майор Роман Арестов белән очраштылар. Очрашуда шулай ук, Инвестиция үсеше һәм эшкуарлыкны яклау буенча Саба муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссариат урынбасары, “Батырлык” ордены кавалеры Айрат Садиков, Саба һәм Теләче районнарында гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге мөдире Равия Фаттахова, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәркиз Мифтахова, районыбызның актив волонтеры, махсус хәрби операцияда алгы сызыкларга йөк ташучы Җәмил Янгучин, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, шулай ук , махсус хәрби операцияда алгы сызыкларга йөк ташучы Ленар Вәлиев, хәзрәт Мөдәрис Гимранов, районыбызның сугышчы-интернационалистлары, “Кайнар нокта”ларда хезмәт итүчеләр катнашты.
Чараны Саба урта мәктәбе директоры Данис Яруллин башлап җибәрде. “Батырлык дәресләре” балаларда патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияли, бүгенге очрашу да сезнең күңелләргә игелек орлыклары салсын иде”,- диде ул. Алга таба сәхнәгә Мөдәрис хәзрәт Гыймранов чыгып, яшьүсмер егетләргә әти-әнигә хөрмәт, туганлык җепләре, дуслык, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт турында сөйләде.
Дөньяда барлык батырлыклар да үз-үзеңне җиңүдән башлана. Иң мөһиме – куркып калмаска һәм дуслыкны югары бәяләргә. Генерал да үзенең чыгышында “Батырлык дәресе”ндә катнашучыларны ир-егетләргә хас шушы сыйфатны булдырырга, туган илне яратырга чакырды.
“Ватан ул – сез, яшәгән йортыгыз, мәктәп ишегалды, сезнең укытучылар һәм без барыбыз да. Бирегә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чарага да патриотлык хисе белән изге миссия үтәргә – хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның батырлыгын билгеләп үтәргә килдек. Зур сынаулар кичергән илебезгә кабат куркыныч килде. Бүген безгә каршы 58 ил сугыша. Күз алдына китерүе дә кыен. Шундый шартларда да составында бурятлар, якутлар, татарлар булган Россия хәрбиләре Ватан алдындагы бурычын лаеклы үти. Җиңүгә ышаныч шулай туа, без җиңәчәкбез дип икеләнми әйтергә була”,– диде Вениамин Чубаренко һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга "Сугышчан туганлык "ветераннар оешмасы алдындагы казанышлары өчен" һәм “Ветеран боевых действий” медальләре тапшырды.
Әлеге бүләкләр инвалидларга, һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына социаль яклау һәм ярдәм күрсәтү буенча актив эшчәнлек, ветераннар хәрәкәтен үстерүгә, дуслыгын, үзара ярдәмләшүен ныгытуга зур өлеш керткән, яшьләрне патриотик тәрбияләү эшендә актив катнашкан өчен бирелә.
Тулырак”Саба таңнары” газетасында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев